Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
4 август 2023, 11:00

Берүзең дә күпне эшләп була

Революционерлар урамындагы 12 нче йортның унынчы подездында яшәүчеләр көн саен хезмәт ветераны Нурия Гыймазетин кызы үстергән матур чәчкәләргә карап сокланалар. Ә бит бер ел элек бу урында тик әллә кайчангы  карт сирен куаклары гына булган.

Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була

Үткән көз хатын иске куакларның төпләрен чыгарып, алар урынына бер еллык һәм күпеллык үсемлекләр утырткан. Матурлык тудыручы энтузиаст- ялгыз хатын турында без газета редакциясына шылтыраткан күршесеннән белдек.

Нурия Вахит кызы белән очрашу турында сөйләшеп,  күрсәтелгән адрес буенча киттек. Кергән җирдә аллы-гөлле чәчкәләр келәме буенча подездны шунда ук таптык.

 – Былтыр  ясаган беренче чәчкә түтәлемне, беләсезме, ничек атадым? Җирдә тынычлык өчен! Телевизордан күпне кичергән Донбасс турында тапшыру карагач, эшкә тотындым. Анда кешеләр бомбага тотылулар астында чәчкәләр үстерәләр, ә бездә подезд алдындагы урын ничә ел ташландык хәлдә, оят булып китте. Бу йорт 1975 елда файдалануга тапшырылган, без 1998 елда яши башладык.Сәламәтлегем какшау аркасында мин берничек тә йорт алды биләмәсен яшелләндерергә алынмый тордым. Көчем җитмәс, дип курыктым, ә чынында киресенчә килеп чыкты – чәчкәләр миңа яшәү көче бирә!, – дип сөйләде Нурия Вахит кызы. Шәһәр кешеләре аңа рәхмәт укыйлар һәм мактыйлар: “Элек ихатада ямсез иде ә хәзер йорт яныннан утеп китүе күңелле”.

Хатын тормышта барыннан да элек үз көченә таянырга өйрәнгән, шуңа күрә подезд буенча бер күршесенә дә ярдәм сорап кермәгән. Дөрес, үсеп киткән куакларны җыештырганда ире, ихата себерүчеләр ярдәмләшкән.

Нурия Вахит кызы үзе чәчкә орлыклары һәм үсентеләре сатып ала, берүзе аларны тәрбияли.  Сибәргә суны дүртенче каттагы фатирыннан ташый. Яздан көзгә кадәр  чәчкәләрнең бер-бер артлы чәчкә атуларын, хуш ис бөркүләрен күреп, күңеле шатлана.

Бу изге күңелле хатын үрнәге шәһәр мохитен төзекләндерер өчен бер кешенең дә күпне эшли алуына дәлил.

Римма Солтанова

Елена Петрова фотолары.

Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була
Берүзең дә күпне эшләп була
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: