Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
7 август 2023, 11:20

Койманы яңарталар

Шаровка авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр  бакыйлыкка күчкәннәр истәлеген кадерләп саклыйлар, ел саен зиратларны яңартуга үз өлешләрен кертәләр. Өмәләр вакытында күмәк көч белән коймалар яңартыла, үлән чабыла, чүп-чар җыештырыла, агачларның корыган ботаклары киселә.

Койманы яңарталар
Койманы яңарталар

 – Зиратлар биләмәсен төзекләндерү мәсьәләсен  өмәләр уздырып кына хәл итеп булмый, кайбер эшләр өчен акча да кирәк. Шушы изге эшкә үз өлешләрен кертүче миһербанлы кешеләр безне шатландыра, – дип сөйләде авыл биләмәсе башлыгы Ильмира Ильина.

Беренче августта Булановкада халык иганәләре исәбенә зират коймасын алыштыру эше башланды. Өмәдә катнашучылар Сергей Степанов, Рәвил Зинәтуллин, Николай Логоня, Александр Кривов, Виктор Уваров, Валентин Соловьев, Олег Федоров, Николай Шулепов, Александр Александров, Борис Рыжков беренче баганаларны утырттылар, торбалар суздылар, аннары  буярга тотындылар. Авыл биләмәсе хакимияте, авыл кешеләре башлангычын яклап, өмәдә катнашучыларга техника, ягулык-майлау материаллары бирде.

Шунсы шатлыклы, зират биләмәсен төзекләндерүгә акча җыюда урында яшәүчеләр генә түгел, әлеге авылда туган, бүген якын-тирә авылларда  яшәүчеләр дә кушыла.

Бу юнәлештә авыллар старосталары Елена Степанова (Булановка), Маргарита Васильева (Шаровка), Наталья Александрова (Глуховская станциясы авылы) халык арасында зур аңлату эше алып баралар. Глуховская шифаханәсе авылында яшүчеләр дә иганә җыюда катнашалар.

Җәмәгать территориясен төзекләндерүгә акча җыю дәвам итә, чөнки әле булганы зиратның ике як коймасын алыштырырга гына җитә.

Римма Солтанова.

Койманы яңарталар
Койманы яңарталар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: