Мәктәпнең болдыры күптәннән ремонтка мохтаҗ иде. Мәктәпне тәмамлаган изге күңелле егетләр тырышлыгы аркасында мәктәп яңа уку елында укучыларын яңа болдыр белән каршылый!
Бу эшкә 1983 елгы чыгарылыш укучылары зур өлеш кертте. Әйтергә кирәк, быел алар мәктәпне тәмамлауларының юбилей елын билгеләделәр. Илшат Җәүдәт улы Биккинин җитәкчелегендә башлап йөрүче төркем алдан мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшеп, проблемалар белән кызыксынды, нинди бүләкнең аеруча кирәклеген белеште.
Нәбиуллин Урал Рәвил улы да матди өлеш кертеп кенә калмады, ә подрядчиклар эшен дә оста оештырды. Ә алар, үз чиратында, эшне көлеп торырлык сыйфатлы итеп башкардылар.
Шулай ук ук эшкә Гайсин Нәзир Мөнир улы Гайсин да акчалата ярдәм күрсәтте. Әлбәттә, мәктәп коллективы да читтә калмады.
“Без проблемаларыбызга битараф булмаган чыгарылыш укучыларыбызга чиксез рәхмәтле. Аларның ярдәме – мәрхәмәтлекне үстерүгә бәһалап бетергесез өлеш һәм, әлбәттә, мәктәпкә сизелерлек ярдәм”, – ди мәктәп директоры Игор Владимирович Борисов.