Артур Камалиев 1977 елның 1 августында Уфада туган. Ике яшьлек чагында гаиләләре Бәләбәйгә күченгән.
Укытучылар Артурны бик актив укучы буларак искә төшерәләр. Ул төрле спорт ярышларында катнашкан, аларда призлар яулаган. Классташлары арасында лидер булган. Тарих һәм җәмгыять белеме белән аеруча кызыксынган. Туганнары әйтүенчә, Туган илебез тарихын ихтирам иткән.
Артур мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына. 1996 елда Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, яралана. Күрсәткән батырлыгы өчен "Төньяк Кавказда хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. 2022 елның сентябрендә Артур Камалиев, чын патриот буларак, үз теләге белән Туган илне сакларга китә. Махсус хәрби операция барышында чыдамлык, батырлык күпрсәтә. Хәрби задание үтәгәндә аның гомере өзелә: ул якташын үзе белән каплый, аңа котылу мөмкинлеге бүләк итә. Батырлыгы өчен Артур Камалиев үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
Истәлекле чарада Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Артур Сәхәбиев, Мәгариф идарәлеге начальнигы Татьяна Лапшина, муниципалитет советы депутаты Ринат Мусин, дуслары, мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар катнаштылар.
"Артур турында истәлек мәңгегә туганнары, якыннары, дуслары, укытучылары һәм аны белгәннәр йөрәгендә капыр. Истәлекле тактаташ ачу – батырга олы ихтирам белдерү, аны онытмау билгесе. Без тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәрне истә тотарга бурычлыбыз", – диде чыгышында Азат Сәхәбиев.
Регина Фәизова.
Фотолар мәктәптән