+19 °С
Болытлы
Балалар термик һәм гайка цехларында, гальваника цехының цинк катламы түшәү, катлаулы ныгытма ясау участокларында булып, җитештерү белән таныштылар. "Бүгенге көндә предприятиенең квалификацияле эшче кадрларга – станокчыларга, шулай ук инженер-техник белгечләренә ихтыяҗы бар. Бүген балалар предприятиедә җитештерү технологиясе белән якыннанрак таныштылар. Без аларны – булачак яшь белгечләрне – безнең заводта көтәбез", – дип билгеләп үтте директорның персонал һәм социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Зязев.
Нина Гузей,
"Автонормаль" гәзите мөхәррире.