Барлык яңалыклар
Иҡтисад
1 июль 2021, 16:46

6 яшьлек балалар өчен яхшы яңалык

Туры элемтәдә Русия президенты мәктәпкә әзерлек өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибен аңлатты.

6 яшьлек балалар өчен яхшы яңалык
6 яшьлек балалар өчен яхшы яңалык

Русия Президенты Владимир Путин 6 яше тулган балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачагын әйтте.

Быелгы август аенда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк. Президент фикеренчә, бу түләүләр быел мәктәпкә бармаучы 6 яшьлек балаларга да бирелергә тиеш.

«Мәктәпкә бармый торган балалар буенча сорау чишелеп бетмәгән. Закон нигезендә, мәктәпкә 7 һәм 6 яшьтән алалар. Кайбер гаиләдә бала мәктәпкә 7 яшьтән, ә кемдер 6 яшьтән барачак. Хөкүмәттә сорау туды. Мине хөкүмәт ишетер дип уйлыйм. Түләүләрне 6 яшьлек балалары булган барлык гаиләләргә дә бирергә кирәк. Бу балалар быел мәктәпкә бармаса да», – диде Владимир Путин.

Минем өйдә алты яшьлек  малай бар. Бичә белән аны быел мәктәпкә бирмәскә булдык. Әмма, шуңа да карамастан, Путин ярдәмендә Ильяс улымның акча янчыгы тагын ун меңгә калынаерга  ихтимал.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: