Предприятиедә салкын высадка автоматлары автоматчыларын, шомартучыларны, токарь-расточниклар, фрезерлаучылар, слесарь-ремонтчылар һәм башка югары квалификацияле эшче һөнәрләр белгечләрен көтәләр.
Проект төбәктә 2024 елдан республика халкының хезмәт миграциясен тотрыкландыру чарасы буларак гамәлгә ашырыла һәм Башкортстанның эре предприятиеләрендә вахта ысулы белән эшне оештыруны күздә тота. Бу вакыт эчендә 700гә якын белгеч республиканың үзендә эш таба алды, шул ук вакытта хезмәт хакын һәм ташламаларны югалтмыйча, дип хәбәр итә БР Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Римма Солтанова әзерләде.