Портретлардан МХО Геройлары Марсель Ситдиков (хәбәрсез югалган), Александр Никипелов (алышта һәлак булган), Андрей Мангулов, Дмитрий Данилов һәм Владимир Григорьев (өчесе дә хезмәтләрен лаеклы үтиләр) якыннарына карап торалар.
Тамашачылар арасында батыр саклаучыларыбызның хатыннары, әниләре, балалары булдылар.
– Приюттан күргәзмә ачылышына В. Григорьевның әнисе Галина Григорьева, Татьяна белән Валерий Мангуловлар (Андрейның әти-әнисе), кызы белән Любовь Данилова, мин, Марсельның хатыны, аның әнисе Флиза Бадыйкова бардык, –дип уртаклашты Снежана Ситдикова. – Без әлеге иҗади проектта катнашкан һәм якташларыбыз – кадерле сугышчыларыбызны мәңгеләштергәннәре өчен рәссамнарыбызга рәхмәтлебез. Прриютлылар Бәләбәй районын лаеклы күрсәттеләр.
Әйткәндәй, беренче “СВОИ” күргәзмәсе Башкортстан Республикасының Милли музеенда узды, ә аннары “Хәрби дан” музеена күчте. Артабан ул Башкортстан һәм Русия шәһәрләре галереялары һәм музейлары буйлап озатылачак.
Анда Башкортстан Республикасыннан 40тан артык МХОда катнашучының портретлары урнашкан, шулардан биш эш Приютның өч рәссамыныкы.
Наталья Кознова, Николай Ершов һәм Лилия Әхмадуллина күргәзмә проектында катнашканнары өчен БР Милли музееның рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Снежана Ситдикованың әйтүенә караганда, бөтен приютлылар да безнең МХО геройларының портретлары киләчәк буыннарны тәрбияләү максатында музейларда лаеклы урын табулары белән ризалар.
“БХ” белешмәсе
“СВОИ” күргәзмәсе – зур Федераль патриотик проектның бер өлеше, ул Русияның төрле төбәкәләреннән һөнәри, шулай ук һәвәскәр рәссамнарның – үз якташлары- МХОда катнашучыларның портретларын булдыру идеясен яклаучыларның эшләрен берләштерүне күздә тота.
Любовь Иванова. Фотолар Снежана Ситдиковадан.