Яугир җавабы
Ялга кайткан яугир әйтте:
– Шөкер, туган җир тыныч.
– Тегендә, – дим, – син юл үткән
Яу кырлары куркыныч...
– Куркуны еш кичердеңме?..
– Юк, – ди, – нервым корычтан.
Әҗәл бик тиз егып сала,
Яу кырында курыксаң.
Куркынычны юк итәргә
Коралланган кеше без.
Дошманга каршы торуда,
Курыкмауда көчебез.
Иртәгә, – ди, – кабат китәм
Яуга, Ватан кушканга.
Исеңдә тот: курку хисе –
Баш ию ул дошманга!
Теләп килдем
Иртән торып, намаз кылсам,
Җылы нурга коенам.
Ышанычым, таянычым-
Бер Аллаһка сыенам.
Максатларым-дин сабагын
Үзләштерү ничек тә –
Намаз укып, дәрес алам
Җомга саен мәчеттә.
Азан моңнарын тарата
Ярым айлы манара.
Азан тыңлап, дога кылсам,
Күңел күгем тазара.
Коръән Кәримне өйрәнәм,
Аллаһ сынау куйганга.
Аллаһ көченә таң калып,
Теләп килдем иманга.
Аллаһның көч-кодрәтләрен
Күзем белән күргәнгә:
Ясин укылган мәеткә
Кабаттан җан өргәнгә.
Килдем теләп, беркайчан да
Тайпылмаска иманнан.
Иманлылар-гуманлылар,
Башка төрле булалмам.
Җан – үлемсез
Туган уйларым туктаусыз
Туганлыкка тартыла.
Байкау ясыйм, борылам да
Үткәннәргә-артыма.
Анда барча туганнарым,
Гөрләп дөнья көткәнбез.
Алга максатлар куйганбыз,
Яшәү нурын чиккәнбез.
Тормышыбыз чаткылары –
Балалар һәм оныклар.
Аларның бит һәрберсендә,
Баксаң, безнең холык бар.
Берсе коеп куйган энем,
Берсе охшаш абыйга.
Җан үлемсез, шуннан әйтәм,
Җаннар күчкән сабыйга.
Кулларымнан тотып алып,
Оныкачым тагыла.
Оныкачта сеңлекәшнең
Кыяфәте чагыла.
Күтәрәм дә, алам сөеп,
Шундый якын бәгырьгә.
...Туганнарым, ни аяныч,
Бакыйлыкта – кабердә...
Сөлдәләре җир астында,
Сары сагыш аңымда.
Сабыйлары – җанкайлары
Йөгерешә янымда...
Йөрәгемдә леп-леп тибә,
Ата-бабам җаныдыр.
Уйларымда –туганнар һәм
Яшәешнең заңыдыр...
Дәү әти һәм онык
Дәү әти һәм онык атлый,
Куллар кулга тотынган.
Бер-берсенә мөкиббәннәр
Кайнар сөю утыннан.
Дәү әтисенә балачак
Кире кайтып кергәндәй.
Онык җыерчыклы йөздә
Киләчәген күргәндәй:
– Менә нинди булам икән,
Өлкән яшькә җиткәндә, –
Үзенчә фикерли онык, –
Дәү әтидәй сиксәндә...
Шатлыгыннан дәү әтисе
Тыймады күз яшьләрен.
Саба җиле сыйпап үтте
Ак бәсле ак чәчләрен.
Чөнки ул да тып-тын гына
Хатирәләр илендә:
– Бар иде бит оныгымдай
Сабый чагым минем дә.
Мөлдерәмә карашлары
Очраштылар шул чакта.
Дәү әтисе сабый чагын
Кочып алды кочакка.
Шулчак онык сорау бирде,
Дәү әтисе көтмәгән:
– Нигә сиңа сакал үскән?
Ә миңа ник үсмәгән?..
Дәү әти, – ди, – синең белән
Әллә без, – ди, – ят микән:
Күрче, минем чәчләр кара,
Ник синеке ак икән?..
Бәхетем
(Тормыш иптәшем Рәсимә Нургали
кызы белән никахта яшәвебезгә
50 ел тулу айканлы)
– Нидә бәхет? – дип сорагыз,
Моңа җавапны беләм.
Ярты гасыр яшәгәнгә
Бергә сөйгәнем белән.
Ул авырып куйса әгәр,
Көннәрем-кара ләхет.
Кабат аягына басса,
Шул миңа чиксез бәхет.
Күпме сынаулар кичердек,
Язмыш юлларын кушып.
Тау кадәрле йөкләрне дә
Күтәрдек, тешне кысып.
Каршылыкны җиңә тордык,
Аякны ныклы терәп.
Ирешелгән уңышларга
Кул чапты ике йөрәк.
Һәр адымда наз-карашын,
Сулышын тоям аның.
Бербөтенгә әйләнгәнбез-
Ул минем ярты җаным.
Минем хәл мөшкел чакларда
Ул җанын фида кыла.
Үз парыңны таба алсаң,
Бәхет гомерлек була!
Сайла педагог юлын!
Укытучы булу өчен
Дипломлы булу җитә.
Тик һөнәргә тугрылыкта
Күпләр чыдамый, китә.
Кала укучылар белән
Уртак тел таба белгән.
Һәркайсысын якын күреп,
Ихлас игътибар бүлгән.
Укытучыны укучы
Тыңлый мөкиббән китеп.
Юк дәрестә тәртип бозган,
Утырмас җанын тетеп.
Күрсәтә ачык сәгатьләр,
Арттыра белем көчен.
Ул эзләми, аны таба
Юллап мактаулы исем.
Соңгы сулышына кадәр
Кала ул өлге булып.
Кулыннан килгән кадәрле
Изге гамәлләр кылып.
Рәхмәтлеләр шәкертләре –
Ул белем биргән буын.
...Шундый көчкә ия булсаң,
Сайла педагог юлын!
Баганалар
Баганалар тезелешеп
Урам буйлап басканнар.
Яктыртырга кара төнне
Лампочкалар асканнар.
Хәл белешеп яши алар,
Бер-берсенә эндәшеп.
Кулга кул тотышкан кебек,
Бер чыбыкка берләшеп.
Үз-ара хәл белешкәнгә,
Йөзкәйләре сөйкемле.
Яктырталар тирә-юньне
Төнен кояш шикелле.
Бер багана ауды исә,
Бар да кайгы кичерә.
Утлар сүнә, дөнья чума
Караңгылык эченә.
Шатлыкны да, кайгыны да
Уртак итә торганнар.
Баганалыкка – багана,
Әйтерсең бертуганнар.
Баганаларга карагач,
Күз саламын йортларга.
Кеше мөнәсәбәтләрен
Бик атлыкмыйм хупларга.
Бер йорт кайгы утын йота,
Анда мәет күмәләр.
Күршеләрдә мәҗлес бара,
Җырлашалар, көләләр...
Ничек сезгә бу контрастлык?
Миңа калса, алама.
Шушы хакта искәрткәндәй
Урамдагы багана...