Дәрестә утырганда, шул чәтнәби белән бәрелешүе исенә төште дә торды. Тешсез авызы белән көлүе, кып-кызыл теле, бераз чокырланып торган битләре, юан итеп үрелгән коңгырт чәч толымы... Иң сәере – толымның җылылыгы...
Дәрес бетү белән, Фәһим дүртенче сыйныфларның ишегенә килде. Әмма алар кайтып киткән булып чыктылар. Розаның чәчен тартасы, тешсез авызын ерганын күрәсе килгән иде. Мәктәп ишегеннән чыгуга, кояш яктысы аның күзләрен әлҗе-мөлҗе китерде, кар исе катыш җылы җил битләреннән сыйпады. Фәһим гәүдәсенә әллә нинди җиңеллек иңүен сизде. Әз генә талпынса, валлаһи, җил белән күтәрелеп китәр кебек. Шушындый чакта ничек инде автобуска утырмак кирәк?! Ул мәктәп алдын тутырган малай-шалай арасыннан нидер кычкыра-кычкыра тырт-тырт сикергәләп узды да шәһәр читеннән салынган аулак сукмактан үзләренең урамына таба атлады. Бераз баргач, әтисенең сүзләрен исенә төшереп туктап калды. «Кар кыймшана, карның гомере бетте», – дигән иде ул беркөн шушында. Кыш буе салган бу кар сырынтылары әле иртән мәктәпкә килгәндә шактый биек иде, хәзер сизелерлек юкарган. Әнә иң биек урыны кыймшанып, аяк астына төште һәм, кояш нурларында ялтырап, тоз кебек чәчелеп китте. Ул кар ыргыта-ыргыта кайтты. Нишләптер кар җылы иде...
Фәһим чишенү белән компьютерга утырмакчы иде, кичә ватылганы исенә төште. Аның әтисе программист, компьютерны тиз рәтли, тик Мәскәүгә командировкага киткән иде. «Беркемгә дә күрсәтмәгез, кайткач үзем көйләрмен», – диде телефоннан сөйләшкәндә. Фәһим, компьютерга кул селтәп, өй эшләрен карарга утырды. Математикасын да, рус телен дә «ә» дигәнче эшләп чыкты, рәсемен дә бик тиз ясап атты, башы уйларга өлгергәнче, кулы үзеннән-үзе йөгерде кебек. Аннары, балконга чыгып, урам ыгы-зыгысын күзәтеп торды. Зәңгәр яулык, зәңгәр башлык кигән кеше күренсә, Роза күз алдына килде. Өйләрен белми генә, белсә, йөгереп барып кайтыр иде. Ни дип барсын инде ул аларга? Без бүген коридорда бәрелешкән идек, дипме? Фәһим үзенең бу уйларыннан үзе көлеп куйды.
Кичке ашны ул бик тырышып әзерләде. Әнисе пешерәсе нәрсәләрне иртүк хәстәрләп калдыра. Әтисе белән әнисе эштән кайткан, өчесе дә табын янына утыралар, алар Фәһим әзерләгән ризыкны мактый-мактый ашыйлар. Бүген яшелчә ашы пешергәндә, ул нишләптер гел әрле-бирле йөрде, авыз эченнән нәрсәләрдер көйләде, әле балконга, әле залга чыгып керде. Үзен ниндидер күренми торган канатлар күтәреп йөрткәндәй хис итте. Әнисе кайтып чишенгәч, өй эче ямьләнеп киткәндәй булды. Моның серен шундук аңлады Фәһим: әнисе чәчен бөдрәләткән иде. Фәһим белән әтисенең андый мәшәкате юк: икесенең дә чәчләре үзе бөдрә һәм чем-кара. Әнисенең көмештәй ак чәчләре – бөдрәләтмәгән чакта да дөньяда иң матуры. Аның ап-ак йөзенә кап-кара каш-керфекләре шундый килешеп тора.
Ашарга утыргач, Фәһим әнисенә:
– Бүген мәктәптә бер кызның чәчен тоткан идем, толымы җып-җылы, – диде. – Нишләп алай икән?
Әнисенең күзендә шаян очкыннар сикереште:
– Бишенче сыйныфта укып, шуны да белмисеңме? Кызлар чәчендә электр тогы була. Малайлар кагылса, хәрәкәткә килеп, сиңа да күчә.
Фәһим рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Ә малайларда бармы соң ул ток?
– Бар.
– Минем чәчне тотып кара әле. Җылы микән?
Әнисе аның чәчен берничә мәртәбә йомшак итеп сыпырды да колагыннан үбеп алды. Ул үпкәндә, колак эче, тәннәре чемердәп китте. Чыннан да, бар икән бит! Фәһим, карашын аска төбәп, бераз уйланып торгач:
– Аның чәченең җылысы һаман учта сизелә бит, – дип куйды.
– Шулай булырга тиеш, улым... – Әнисе бу сүзләрне әллә ничек серле итеп, һәр иҗегенә басым ясап әйтте.
Ашап туйгач, Фәһим, залга чыгып, иртәгәгә ятлыйсы шигырен кулына алды. Әмма озакламый фикере тарала башлады. Моңа сәбәпче әнисенең кесә телефоны иде. Т шалтырап та куя инде ул! Әтисе өйдә юкта үз бүлмәсенә керә дә туктаусыз телефоннан сөйләшә. Кичә дә сөйләште, бүген дә сөйләшә әнә. Фәһим дә залдан үз бүлмәсенә күчте һәм шигырен ятлап та куйды. Аннары кичә башлаган искиткеч кызык әкиятләр китабын укырга тотынды, дөньясын бөтенләй онытты. Йомшак кына дәшкән тавышка башын күтәрсә, әнисе пальтосын, бүреген кигән килеш басып тора.
– Улым, Газиз абыем авырыбрак тора икән, хәлен белеп кайтыйм әле, – диде, Фәһимнең башыннан сыпырып.
Ул торып әнисенә иярде. Ишек катында биек үкчәле итекләрен кигәч әнисе: ’
– Онытканмын бит, сервант өстеннән муенсамны гына алып кил әле, улым, – диде.
Фәһим муенсаның матур кызыл шкатулкада торганын белә. Аңа урындык куймыйча буй җитәрлек түгел. Ул сервантка таба бара башлады да туктап артына борылды.
– Нәрсәгә соң ул?
Бүреген салып, пальтосының сәдәфләрен ычкындыра башлаган әнисенең йөзенә кызыллык йөгерде, ул ничектер сәер генә көлгәндәй итте:
– Әйе шул... әйе шул. Газиз абыең яңадан күрер әле... – Ычкындыра башлаган сәдәфләрен эләктереп, бүреген кигәч: – Бер сәгатьтән кайтырмын, мине көтеп торма, йокларга ят, – дип өстәде.
Нәкъ унынчы ярты – Фәһимнең йокларга ята торган вакыты икән. Тик йокының әле хәбәре дә юк. Китабына да үрелмәде, нишләптер рәсем ясыйсы килеп китте. Теләсә нинди рәсем ясап уйный торган калын альбомын алды да зәңгәр фломастер белән сызгаларга тотынды. Башта өчпочмакка охшаган нәрсә ясады. Аннары аны әзрәк үзгәрткән иде, чак кына көлеп җибәрмәде: зәңгәр башлык ич бу! Розаның зәңгәр башлыгы. Хәзер инде аның үзен дә ясарга кирәк. Юк, үзен ясавы җайсыз икән. Зәңгәр башлык астыннан чыккан толымын ясады, толым очындагы алсу бантигын да онытмады. Альбомының әллә ничә битен шуның белән тутырды. Аннары Розаның йөзен ясарга кереште. Фломастер белән дә, карандаш белән дә, пумала белән дә ясап карады. Бик кыен иде аның рәвешен китерүе. Өстәлдә урын җитми башлагач, бөтен әйберләрен идәнгә таратып, шунда ясарга тотынды. Күзләре матур гына чыкты, әмма авыз-борынын охшата алмыйча бик озак җәфаланды. Розаның иреннәре нәфис, бәләкәй генә, ә кәгазьдә тупас, җәенке булып чыга. Аның борыны белән иреннәрен ясый-ясый, альбомның яртысына җитте – барыбер охшатты. Бу инде Розаның үзе иде. Ул аны якын тотып та, ерактан да карады. Фәһимгә шундый рәхәт булып китте, ул хәтта кычкырып җырлап җибәрде. Үзе ясаган толымга учын куеп караган иде – җылысы сизелде! Менә әкият бу! Сәгатькә күз төшерәсе итсә – егылып китә язды: төнге унике тулып килә! Әнисе курыкмыйча берүзе ничек кайтыр икән? Кабаланып әнисенең кесә телефонын җыеп карады – ул өзеп куелган иде. Газиз абыйларының телефоннарын Фәһим белми дә. Хәзер автобуслар да туктагандыр. Таксиның да төнлә хатын-кызга төрлесе очрарга мөмкин, дип сөйләшә олылар. Әгәр каршы барсаң? Подъезддан бер чыгуын чыкса, уйламый да инде Фәһим. Урам яп-якты. Караңгы подъезд гына куркыта. Әниләре авылга кайтып киткәч, урамда берүзе йөргәне бар аның.
Әнисе җәяү кайтырга чыгып, хулиганнар очраса? Йөгеребрәк барса, ярты сәгатьтән Газиз абыйларында була инде ул. Бәлкем юлда очрашырлар. Әнисе җәяү йөрергә ярата аның. Фәһим тиз генә киенде, ишек төбендәге утны янган килеш калдырып, баскычтан йөгерә-йөгерә аска төшеп китте. Подъезддан чыккач, җиңел сулап куйды. Төнлә бераз суыткан икән, җыелган суга баскач, юка боз четердәп ватылып кала. Ул очты гына. Егерме минут үттеме-юкмы, Газиз абыйлары яши торган тугыз катлы йортка барып та җитте. Әнә аларның өченче катта балкон тәрәзәләре. Тик алар дөм-караңгы, болай булгач, йоклыйлар инде, кереп торасы юк. Әнисе белән аймыл булышканнардыр, өйдә Фәһим булмагач, хафага төшкәндер, елыйдыр да әле. Ул кайту ягына йөгерә башлаган иде, аяклары лаштыр-лоштыр сөйрәлеп, акрынаерга туры килде. Аяк-куллары, бөтен гәүдәсе әллә ничек алҗыган, авырайган иде. Иңбашына салып авыр нәрсә күтәргәндәй, бик озак кайтты Фәһим. Өйдәге шатлыгы да, куркуы да юкка чыкты. Үзләренең подъездлары төбендә сүгенә-сүгенә тарткалашучы ике исереккә дә бәрелә язып үтте, подъездга кергәч тә курыкмады. Кабаланып ишекне ачуга, әнисе итекләрен куя торган урынны карады – итекләр юк, ул кайтмаган иде. Фәһим, кроссовкаларын да салып тормастан, залга узды, бүреге белән курткасын идәнгә атып калдырды. Әнисенең бүлмәсен ачып, утны кабызды. Аннары өйдә күпме бүлмә бар, һәммәсен утларын яндырып карап чыкты. Хәтта туалетны да калдырмады. Диванга барып утыруы гына булды – ниндидер бер көч пружина белән бәргәндәй сикертеп торгызды. Кайтмаган... Шуннан соң башына килгән фикердән ул үзе үк куркып китте. Алдан ук шулай ниятләгән. Газиз абыйның хәлен белешәм, диюе дә, бер сәгатьтән кайтам, диюе дә дөрес булмаган. Фәһим һәммәсен дә күз алдыннан үткәрергә кереште. Ә ничек ихлас сөйләште югыйсә... һәрвакыт шулай микәнни? Әгәр шулай булса, ни кала?
Башы тәмам катып, ул диванга ауды. Ләкин диван аны, чыннан да, яткырырга теләмәде, шундук сикертеп торгызды. Ул бер урында басып та тора алмады, ник икәнен дә белмичә, бүлмәдән бүлмәгә йөрде, кергән саен һәрберсенең утын бер яндырды, бер сүндерде, йөрәге ярсып типте. Залдагы стенаны биләп торучы киштәләрдән әле бер, әле икенче китапны алып, нәрсәдер эзләгәндәй, кабаланып актарды да атып бөрде. Аннары өйдәге барлык урындыкларны ташып, зал уртасына өеп куйды. Күз алдында, башында туктаусыз, бер-берсен кысрыклап, өзек-өзек күренешләр, фикерләр бөтерелде. Әнисе муенса сорап пәлтәсен ычкындыра башлагач, Фәһим аның елык-елык килеп торган иң кыйммәтле күлмәген кигәнен күрде ич. Әлеге күлмәген ул юбилей-мазарларга барганда гына кия. Муенсаның да
бик кыйммәт икәнен чамалый Фәһим. Яңа елда әнисе аны тагып:
– Карале, Виктор Моисеевич миңа нәрсә бүләк итте! – дип, әтисен шатландырмакчы булган иде дә, әтисенең йөзе бозылды.
– Бриллиант муенса... – дип баш чайкады ул. – Бу кадәр кыйммәтле бүләк...
– Нигә аңа аптырыйсың? – дип көлде әнисе. – Үз акчасына алган әйбер түгел лә.
– Барлык сотрудникларыгызга да мондый бүләк эләкмәгәндер, дип беләм, - диде әтисе.
– Аның урынбасары берәү генә – мин. Бөтен авыр эшне мин сөйрәгәнне аңлый ул.
Әнисе шул муенсаны такканда, Фәһим әтисенең яратмыйча карап торуларын да күрде, ризасызлык белдерүен дә ишеткәләде. Ул, урындык куеп, сервант өстеннән муенсаны ялт кына алды. Чылбырыннан тоткан килеш бераз атындырып торды. Искитәрлек әллә ние юк инде, ут яктысында ялтырый, билгеле. Әнә бүген ишелеп төшкән кар да кояшта ялтырап чәчелде аңа калса. Ул аны өстәлгә ташлады, муенса полировка өстендә ялтырап ята бирде. Фәһим анык кына бер уйга килергә дә өлгермәде – ниндидер көч аны ишек янына ашыктырды. Ул әнисе итеген куя торган киштә белән янәшәдәге тартмадан әтисенең тимер саплы чүкечен алды. Кызулап өстәл янына килде дә, җан көченә кизәнеп, чүкеч белән муенсага тондырды. Бриллиант тоз кебек тирә-якка чәчелде. Фәһим, чүкечен ташлап, диванга капланды...
...Ания кайтып кергәндә, таң атып килә иде инде. Аяк очларына гына басып залга узуга, аның йөрәге туктагандай булды. Кабаланып өстәл янына килде һәм чатнаган полировка өстендә кызганыч таралып яткан муенсаны күргәч, утлар астында балкып торган өй караңгыланып китте. Ул кулы белән стенага таянды, кыймшана да, елый да алмыйча тораташ калды. Бу ниндидер зур нәрсәдән туган кот алыну иде...
Шул хәлдә Ания күпме торгандыр, кинәт тышта машина туктаган тавыш ишетелде. Ул «дерт» итеп китте һәм тәрәзәгә ташланды. Таксидан бер кочак кызыл розалар тоткан ире Марат чыгып килә иде. Ания тиз генә пальтосын, итекләрен салып, халатын кияргә уйлады. Әмма диванда бөгәрләнеп яткан Фәһим турына җиткәч, өнсез калды: малае киереп ачылган күзләрен аңа төбәгән иде. Фәһимнең әллә нинди ят карашы аны тезенә суккандай туктатты. Үзе бик тә яшерергә теләгән нәрсәнең малае күзләрендә чагылуын аңлады ул...
Ишектән атылып Марат килеп керде. Ләкин шатлыктан балкыган йөзе кинәт сүрелеп калды, кочагындагы роза чәчәкләре калтыранып куйдылар... Аның аптыраулы күз карашы залны, өстәлне, диванда яткан Фәһимне капшап үткәч, хатынына тукталды. Ания, иренең күзләренә карамас өчен, башын тәрәзәгә таба борды. Инде таң атып беткән иде. һәр тере җан иясенә мәхәббәт җылысы бөркәячәк язгы көн туып килә иде...
Чыганак: "Тулпар" журналы сайты