Барлык яңалыклар
Ижад
10 март , 17:00

Кеше нинди була ул? (риваятъ)

Карт арыслан үләргә ята икән. Баласын чакырып алган да: «Мин урманның падишасы булдым, кешедән башка бернәрсәдән дә курыкмадым, балам, кешедән саклана күр», –дигән.

Кеше нинди була ул? (риваятъ)
Кеше нинди була ул? (риваятъ)

«Әнием, ә кеше нинди була ул?» – дип кызыксынган яшъ арыслан. Арыслан жавап бирә алмыйча үлеп киткән. Шуннан соң Арыслан баласы әнисен шул дәрәжәдә куркытырдай затны эзләп юлга кузгалган. Бара торгач, бик куркыныч бер тавыш ишеткән. «Мөгаен, бу кешедер» – дип уйлап, тавыш ишетелгән якка таба киткән. Барып житсә, каршысында ишәк акырып тора икән. Арыслан аңа сәлам биргән дә: «Ә син кеше түгелме?» – дип кызыксынган. «Мин кеше түгел, мин – ишәк» – дип жавап биргән ишәк. «Син кешегә ошаганмы соң?» – дип сораган арыслан баласы. «Ошагандыр, – дип жавап биргән ишәк, – минем бик күп кешеләрнең бер–берсенә ишәк дигәннәрен ишеткәнем бар.»

Арыслан баласы юлын дәвам иткән. Караса, каршысына буар елан килә икән. «Син кем, кеше түгелме алай-болай? – дип кызыксынган арыслан баласы. «Юк, мин елан» – дип җавап биргән елан. «Син кешегә ошаганмы соң?» «Охшаган. Минем бик күп ирләрнең хатыннарына елан дигәннәрен ишеткәнем бар.»

Бераз баргач, арыслан баласы пычракта аунап яткан дуңгызны күреп алган. «Син кеше түгелме, йә булмаса кешегә ошаганмы?» – дип сорау арты сорау биргән ул. «Минем бик күп хатыннарның ирләренә дуңгыз дип әйткәннәрен ишеткәнем бар, шулай булгач, ошагандыр» – дип жаваплаган дуңгыз. Иң соңыннан ул маймыл белән танышкан. Маймыл: «Кеше дигән ахмаклар мине үзләренең балалары дип саный, мәктәптә хәтта шулай өйрәтәләр» – дип көлеп сөйләп киткән. Арыслан баласының моңа исе киткән. Һәм шулай исе китеп йөргәндә ул кеше куйган капкынга эләгеп үлеп тә киткән.

Хөрмәтле дин кардәшем! «Без кемнәр?» дигән сорауга күпләр горурланып: «кешеләр» дип жавап бирер. Ә бер-беренә ачуланганда, нишләптер, «хайван» – диярләр. Кешене нинди сыйфатлар бизи, һәм хайваннан аера икән соң? Беренче чиратта – акыл. Икенче сыйфат – диндарлык. Өченче сыйфат – оят. Дүртенче сыйфат – изге гамәлләр. Без, кешеләр, шушы дүрт сыйфатка да ия булсак иде, дип телик...

       

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: