Барлык яңалыклар
Ижад
9 апрель , 15:00

Яшь чүлмәкчеләр ярышты

Кичә Бәләбәйнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион мәктәбендә "Абилимпикс" милли һөнәри осталык чемпионатының XI төбәк сайлап алу этабы узды. Иҗади ярышта Бәләбәй коррекцион мәктәбеннән һәм Әлшәй районының Әлшәй урта мәктәбеннән биш укучы катнашты. Алар "Чүлмәк эше" компетенциясендә ярыштылар.

Яшь чүлмәкчеләр ярышты
Яшь чүлмәкчеләр ярышты

"Абилимпикс" –  инвыадид һәм сәламәтлек мөмкинлеклҗәре чикле кешеләр өчен инде ун ел яңа офыклар ачучы хәрәкәт. Ул һәр кеше үзх мөмкинлеген тормышка ашырырга ярдәм итүче җ әмгыять. 2025 елда ярыларда 25 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучылар ике йөздән артык ком петенциядә талантларын күрәстә алачаклар.

Чемпионатның тантаналы өлешен коррекцион мәктәпнең яшь артистлары ачты. Алар "В землянке" җырын һәм әфган биюен башкарып, яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Мәктәп директоры Лилтия Имаева балалар өчкен җу конкурсның мөһимлеген асысызклады һәм катнашучыларга уңышлар теләде.  Район мәгариф идарәлегенең мәгълүмат-методика бүлеге начальнигы Наталья Садовникова аның сүзләрен хуплады.

Теләсә нинди конкурста бер генә кеше җиңүче була, шуңа күрә әгәр сез беренче урын алмасагыз, күңелгә якын алырга кирәкми, – диде ул.

Катнашучылар өч конкурс биреме үтәде. Коррекцион мәктәбе укытучыларыннан торган экспрет комиссиясе аларның эшләвен  гътибар белән күзәтте.

Светлана Прокофьева. Автор фотолары.   

Яшь чүлмәкчеләр ярышты
Яшь чүлмәкчеләр ярышты
Яшь чүлмәкчеләр ярышты
Яшь чүлмәкчеләр ярышты
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас