Йөрәк аша үткәрә
(Имам-хатыйбыбыз
Рамил Гаскәр улы Сөләймановка)
Сөендереп сабый туса,
Аллаһ җиргә юллаган,
Исем куштыру йоласын
Үткәртәбез мулладан.
Сабый бит ул гаиләгә
Чәчә бәхет нурларын.
Рәхәт хәзрәттән ишетү
Шул бәхетне зурлавын.
Тормыш көн һәм төн шикелле,
Төшкән чак бар хәсрәткә.
Яраларны дәваларга
Юлланабыз хәзрәткә.
Якыныбызны югалтсак,
Бергә кайгы күтәрә-
Ясин чыгып, дога кылып,
Йөрәк аша үткәрә.
“Ашыгыч ярдәм” көткәндәй
Үзен көтеп алалар.
Өмет баглап карый аңа
Картлар, сабый балалар.
Күңелләргә ачкыч таба,
Укып коръән сүрәсен.
Шул сүрәләр тәэсиреннән
Җанга шифа үрәсең.
Уттан-суга, судан-утка
Сикергәндәй тормышы.
Сырхау күңелне дәвалау
Яшәеше, булмышы.
...Кызы вафат. Хәләле дә,
Җитми гомер көзенә,
Дөнья куйган... Җанда яра,
Тик чыгармас йөзенә.
Изгелекле дигән даны
Тирә-юньгә таралган.
Җанын бүлгәләп өләшә-
Халык өчен яралган!
Төнгә керсә, йокы алмый,
Күргәннәрен кичерә.
Барчабыздан рәхмәт яусын
Иман нурлы кешегә!
Нәзер һәм әҗер
Авыл баласы мин. Тәү кат
Калага барып кердем.
Ялгызлыкның ни икәнен
Нәкъ менә шунда күрдем.
Кулымда фанер чемодан,
Буялган зәңгәр төскә.
Тыз да быз халык ашыга,
Чак-чак менмиләр өскә.
Бар ни мин, юк ни аларга –
Беркемгә кирәк түгел.
Чемоданыма утырдым,
Тулышып елый күңел.
Кемгә барып сыенырга?
Кайда мин укыр тараф?
Унҗиде яшьлек дип тормый,
Кала ят итә, харап...
...Шулчак бер мөлаем абый
Килеп җилкәдән какты:
– Авылдан килдеңме, энем?
Кала җирләре ятмы?
Укырга кермәкчесеңдер?
– Әйе, – дип, башны идем, –
Белемне мин уртлап эчтем,
Сынатмас идем, – дидем.
- Сынатмасыңны тоям,– ди,–
Тик көн авышкан кичкә.
Бүген тулай торакка син
Урнашалмассың һич тә.
Таныш булмаган бу абый
Китте өенә алып.
Утыртып өстәл артына,
Сыйлады ашлар салып.
Йомшак юрганга төренеп,
Йокладым төнлә изрәп.
Иртәнге аш тел йотмалы,
И хуҗа уңган бигрәк.
Уку йортына кадәрле
Озатып куйды абый.
– Күпме түлим Сезгә? – дидем,
Акчамны саный-саный.
– Кемгәдер ярдәм кылырга
Мин ният иткән идем.
Син үткән шушы юлларны
Мин дә,– ди, – үткән идем.
Аллаһыма иман кылып,
Шул чакта әйттем нәзер.
Ул нәзерем – бүген, энем,
Сиңа тапшырган әҗер.
Ярар, эшемә ашыгыйм,
Вакыт, – ди, – җитеп бара.
Нәзерне мин шулай үтим,
Син, энем, үзең кара...
Кәлшәле
Туймазы якларында бар
Җыйнак авыл – Кәлшәле.
Күп йортларда өй эчләрен
Бизи анда кыз шәле.
– Кайдан кыз шәле? – диярсез.
Әйтәм сезгә сер итеп:
Килен төшерә Кәлшәле,
Уңыш җыйгач, көз җитеп.
Кавыша монда яшьләрнең
Пар аккош кебекләре.
Тузлыкуш кызларын сөя
Күпчелек егетләре.
Мамык кардай мамык шәлдә
Килен төшә авылга.
Килен төшсә, килем арта,
Үсә авыл тагын да.
Шат сабыйлар тавышына
Күмелә күл буйлары.
Күпме балыкчыны сыйлый
Тирәкле күл сулары!
Бәрде дә бар, алабуга,
Шамбысына кадәрле.
Җыры белән арбап торган
Чишмәләре кадерле.
...Үткәннәрне искә алып,
Үткәрәмен күңелдән.
Минҗан апам, Котдус җизнәм
Монда яшәп, күмелгән...
Җиләк-җимешләре белән
Тансык миңа Кәлшәле.
Җиләк җыючы кызлары
Көмеш талир тәңкәле.
И яратам Кәлшәленең
Тугай, елга буйларын.
Табын түреннән төшерми
Кода-кодагыйларым.
Халык монда сый-нигъмәтле,
Юмартлыгын беләмен.
Чәйдән-мәйдән авыз итеп,
Җырлап кайтып киләмен.
Уемда изге теләкләр,
Күңелнең нечкә мәле:
Уч төбендә йөртерлек син,
Супер авыл, Кәлшәле!