Барлык яңалыклар
Ижад
19 октябрь , 11:00

"Бу дөньяның иң матур төбәге - Илештер!"

Язучылар йортында Илеш районы иҗатчыларының әдәби очрашуы үтте.

"Бу дөньяның иң матур төбәге - Илештер!"
"Бу дөньяның иң матур төбәге - Илештер!"

Башкортстан Язучылар берлегенә Илеш районының Ринат Хәйри исемендәге "Балкыш" әдәби берләшмәсе әгъзалары кунакка килде. Илеш иҗатчыларының әдәби-музыкаль программасы җыр-моң белән үрелеп барды.

Әдәби берләшмә әгъзалары бер-бер артлы мәйдан тотты: үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Берләшмә әгъзалары булган шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Аларны Башкортстанның халык артисты, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин, танылган җырчы Зилә Мусина, Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисты Фирзинә Абдуллина, Мәгафур Хисмәтуллин исемендәге “Башкорт сандугачы” конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Базытамак урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова чыгышлары җылы каршы алынып, алкышларга күмелде.

"Балкыш" әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларының берсе Рәлиф Шәгалиевның моңлы тавыш белән җырлавы, "Балкыш"лыларның үзләренең гимнын башкаруы ямь өстенә ямь булды. Чарада Илеш районының мәктәп укучылары - яшь иҗатчылар да катнашып, аны тагын да бизәде.

Балкыш" әдәби-иҗат берләшмәсендә хәзерге көндә унөч кеше шөгыльләнә: алар - Гөлфинә Сәлимова, Мөнәвис Низами, Радик Мөслыхов, Ралиф Шәгали, Рита Солтанова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Әлфира Сәетгәрәева, Анфиса Шәемова, Радик Зыязов, Фәвәрис Әгълетдинов, Флүсә Нәбиева, Фәрәһия Гыйльмиханова.

Әдәби очрашуда Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Баймөхәммәтов, аның урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, Татар әдипләре берләшмәсе әгъзалары, журналистлар, студентлар катнашты. Чара Илеш районы хакимияте, Башкортстан Язучылар берлеге ярдәме белән оештырылды.

Фото: Зөһрә Исламова

Чыганак: “Кызыл таң”

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас