Кичә исә милләтебезне "Галиябанулы" иткән драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзинең (31.10.1891-09.07.1928) туган көне булды.
*Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел утарында "Мин әнинең 45 яшендә чакта, никахларының 28 нче елында унберенче һәм иң кинҗә бала булып туганмын. Иркә булып, матур, бәхетле тормыш эчендә үскәнмен"- дип яза ул.
*Әтисе Мостафа мәхдүм Чистай өязе Шахмай авылында (хәзер Татарстанның Яңа Чишмә районына керә) дөньяга килә; әнисе Зәйнәп Оренбургта Каргалыда туган булса да, нәсел җепләре белән Камаево (Иске Казан) җирлегендә биләмәләре булган танылган Камаев морзаларга барып тоташа.
1905 елда Оренбургтагы данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала, тик озак укый алмый: йөрәге авыру сәбәпле, ташлый.
14 яшендә «Татар туе» дигән беренче өйрәнчек пьесасын яза. Үзе драма түгәрәгенә йөри, сәхнәдә хатын-кызлар ролен башкара.
Язучы булу теләген белгәч, Мирхәйдәрне әтисе, сәяхәткә чыгарып җибәрә. Г. Тукайны күрү теләге белән янып, Казанга килә, туры гына китерә алмый.
1916 елның җәендә драматург Орск өязенең Дүрткүл авылында кич утырганда, солдаттан гарипләнеп кайткан берәү йөрәк өзгеч иттереп бәет сыман бер җыр җырлаганын ишетә. Фаҗигале, тигезсез мәхәббәткә багышланган «Сәгадәтбану» җырын. Бу җыр аны бик тетрәндерә.
Шул ук җәйдә хәзерге Балтач районының Шода авылына кайта һәм авыл яшьләре уеннарын, җыр-биюләрен күреп соклана, "Сәгадәтбану" әсәрен яза. Финалы бәхетле булмау сәбәпле, режиссер киңәше белән, исеме барыбызга да таныш «Галиябану» га үзгәртелә.
Халык көйләрен мандолинада моңлы, сагышлы итеп, бик бирелеп уйный торган була.
Мирхәйдәр Фәйзинең үз гаиләсе булмый. Аның үз Галиябануы – сөйгәне Гөлсирә Борнаева 18 яшендә үлә
Туганнары – композитор Җәүдәт Фәйзи, Башкортстанның халык артисты Рифкать Фәйзуллин - сәнгатьне сайлауларында абыйлары Мирхәйдәрнең роле зур булуын билгелиләр
Мирхәйдәр Фәйзи авылдан-авылга йөреп аң-белем тарата, китапханәләр, драма түгәрәкләре ача. Авыл күренешләрен, йола-гадәтләрен яза бара - күпсанлы көндәлекләре дә моңа дәлил.
Кыска гына гомерендә 16 сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгы төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.
Чыганак: "Туган телем"