Бөтен яшәү рәвеше белән җирне матурларга килгән чын татар хатын-кызлары затыннан ул. Әни буларак, менә дигән тәрбияле балалар үстергән. Аш-суга дисеңме, кышка яшелчәләрдән һәртөрле салатлар ясауга, яшелчә-чәчкәләр үстерүгә – барсына да оста, дуслар җыелганда, баянда да уйнап җибәрә. Дөньякүләи “Әдәби марафон”да актив катнашучы. Тирән белемле, яхшы хәтерле, ярдәмчел булуы милли чаралар әзерләгәндә - бик тә кирәкле сыйфатлар.
Шулай булгач соң, аның рухи бай күңеленең язу иҗатына тартылуына гаҗәпләнәсе дә түгел. Сөенечле хәл, күптән түгел ул үз иҗат җимешләрен туплап, "Дусларга" дигән тәүге җыентыгын чыгарды. Саниягә иҗат каләменең чарлануын теләп, укучылар игътибарына берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Зәйфә Салихова.
Хәтерсезлек
Хәтеремнең тишеклеге
Килә инде күптәннән.
Санап китсәң, күп мәзәкләр
Искә төшә үткәннән.
Барган җирдә әйбер кала,
Телефоннар, китаплар,
Ишле-сыңарлы итек тә
Киеп кайткан чаклар бар.
Тарих мең дә тугыз йөз дә
Җитмеш дүртенче елда
Апаларда кунак булдым,
Тарак онтылган анда.
Еллар узды, тарак исән,
Туган көнен үткәрдек.
Тагын 40 ел яшә, дип,
Берәр чәркә кутәрдек.
Юл йөрүдән туйганым юк,
Бер нәрсә борчый мине –
Барган җирдә үземне дә
Онытып кайтмасам иде...
Көзге меланхолия
Китеп барам урман буйлап,
Төрле-төрле уйлар уйлап.
Ямансу.
Урман кигән чуар күлмәк,
Алтын көзләр килгән, димәк.
Күрмим.
Кыйгак-кыйгак кыр казлары
Җылы якка юл алганнар.
Сизмим.
Күңелемә көзләр иңгән,
Кайчан язлар җитәр икән?
Белмим.
Пандемия
Әллә чын, әллә ялган,
Чир белән дөнья тулган.
Бар да өендә утыра,
Күрми туганны туган.
Хәзер әбиләр дә башка,
Йөрмиләр аштан- ашка.
Пандемия күңелләрне
Әйләндерде бит ташка!