Барлык яңалыклар
Ижад
1 февраль , 13:00

Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...

Хөрмәтле укучым, үзем дә интернеттан укып кына белдем, 1 февральдә Халыкара яулык көне билгеләнә икән. Шуңа күрә һәм яулык бәйләү җәһәтеннән әйтер сүзем булганга, әлеге темага сүз кузгатырга булдым әле.

Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...
Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...

Икеләнми әйтә алам, башыбызга яки муеныбызга бәйләп йөри торган матур яулыклар, шарфлар һәр хатын-кызның гардеробында әллә күпме, ансыз җир йөзендәге бер генә гүзәл зат та юктыр, мөгаен. Яулык – гомер-гомергә  бик күп халыкларның, дини юнәлешләрнең, шул исәптән ислам диненең дә, төп атрибуты, чагу бер өлеше. Ул хатын-кызга матурлык кына түгел, тыйнаклык, пөхтәлек, басынкылык өсти, саклаучы калкан ( җилдән, тузаннан) булып тора.

Яулык дию белән күз алдына гөл-чәчкәле болынны хәтерләткән чәчкәлеләре дә, кызыл төс өстенлек иткән  француз яулыклар да, нәфис Оренбург шәлләре дә; зурлары һәм бәләкәйләре, гади тукымадан яки ефәк, батист, кәшимир яулыклар һ.б. бер-бер артлы күз алдыннан үткәндәй була.

Яулыкларда милләтләр чагылышы

Әйдәгез әле, борынгыдан бүгенгәчә модадан төшеп калмаган һәм калмаячак  яулыкның үткәненә бер күз салыйк. Аларда халыкларның тарихы ачык чагыла бит. Әйтик, элегрәк безнең әбиләр  башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр.Ләкин яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулаклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар кулланылыштан төшеп калган. Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә: ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерә, ә бу, элекеге гадәт буенча, баш, муен, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә.
Кызлар исә, хатыннардан үзгәрәк итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен, иңбашларын капламыйлар. Шул рәвешле, дүртпочмаклы фабрика яулыгы хатын-кызларыбыз арасында киң таралган баш киеме булып китә. XIX гасырның икенче яртысында, өс-баш киеменә  карап, кемнең кайсы сыйныф вәкиле икәнен әйтергә мөмкин булган. Өске катлам сыйныф кешеләренең киеме хезмәт ияләре киеменнән тукыманың сыйфаты ягыннан да, кыйммәтле бизәнү әйберләренең күп булуы белән дә аерылып торган.

Рус хатын-кызларына килгәндә,  Петр патша хакимлек иткән чорга кадәр алар башларына берет, калфак (колпак) киеп йөрмәгән. Кияүгә чыкканнан соң гына, ханымнар чәчләрен яшерү өчен, кокошник, повойник дип аталган баш киемнәре һәм аның өстеннән шәл яки яулык бәйләгән. Ә инде кара кайгы килгәндә рус хатын-кызлары кара яулык бөркәнгән һәм бу гореф-гадәт бүген дә саклана.

Инде  Павлово яулыкларын искә төшерик. Мәскәүдән 70 чакрымнар тирәсе ераклыкта Павлово авылы бар. Ул Вохонка һәм Клязьмя елгалары ярларына урнашкан. Вохон өлкәсе элек-электән сәүдә һәм һөнәрчелек белән дан тоткан. XVIII гасыр ахырына Павлово авылы сизелерлек үсә. Анда 23 крестьян оешмасы була. Артельдә 135 туку станогында 147 эшче эшли. Бүгенге көндә “Павлопосад яулык туку мануфактурасы” акционерлар җәмгыятенең товарлары Русиядә һәм чит илләрдә дә билгеле. Павлопосад яулыклары иң беренче тапкыр 1851 елда Лондонда Бөтендөнья күргәзмәсендә дан казанган.1852,1865,1870 елларда да бу яулыкларга югары бәя бирелә.1889 елда алар Париждагы күргәзмәдә бронза медаль яулый.
Башкорт хатын-кызларының милли киемен  исә француз яулыксыз күз алдына китерүе дә кыен. Ул аларның аерып алгысыз бер матур, чагу өлеше.  Бу яулыкның башкортларның көнкүрешенә, тормышына үтеп керүе, таралуы 1812 елгы Ватан сугышында башкортларның 20 атлы полк белән катнашуы, 1813/14 елларда Русиядән читтә барган походларда хәрәкәт итүе, чигенгән француз гаскәрләрен эзәрлекләп, Парижга җитеп, җиңүче булып кайту вакыйгаларына бәйле. Башкорт хатын-кызы өчен иң кадерле бүләк – шул яулык яки чәчкәле шәл. Француз явыннан яугир башкорт шундый бүләк алып кайтсын әле сиңа!

1920 еллар комсомолкаларын кызыл яулыктан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Яулыклар турында сөйләгәндә, нәфислеге, йомшаклыгы, җылылыгы белән дан казанган Оренбург шәлен искә алмау мөмкин түгел. Кемдер аны яратып бәйли, кемдер якын кешесенә бүләк итә. Бары тик күз күреме җитмәс киң Оренбург далаларында үстерелгән кәҗә мамыгыннан гына һәм бары тик Оренбург шәл бәйләү осталары гына тудыра ала бу могҗизаны. Оренубург шәле XVIII гасырдан бирле дөньяның иң зур күргәзмәләрен бизи.

 Чегән, һинд, африка, япон халык киемнәрендәге бизәк-өлгеләр мода осталарын һәрвакыт рухландырган. Мондый бизәкле киемнәрне хәзер көндәлек тормышта кимиләр, ә фольклор әсәрләр, биюләр башкарганда, сәхнәгә киеп чыгалар.
Шулай да үткән гасырның 70-80 нче елларында чегән хатын-кызлары бөркәнә торган кара җирлеге зур чәчәкләр белән  бизәлгән яулыкларны яшьләр бик яратып бәйләп  йөрде.

... Яулыклар, яулыклар, алар турында бихисап шигырьләр, җырлар иҗат ителгән, алар әллә нинди җылылык, нур, йомшаклык бөрки, мәңгелек яратуга лаек.

Ак яулык – күңел көзгесе

Яулыкларның  төрлеләрен күкләргә чөеп мактасам да, барыбер иң якыны, иң матуры – ак күңелле апалар чөеп кенә бәйләгән ак яулык. Ак төс, аклык, пакьлек безнең халкыбыз яшәешендә аерым урын алып тора, ул сафлык, пөхтәлек билгесе. Безнең әбекәйләребез дә, әниләр дә кайда гына барсалар да, нишләсәләр дә, күбрәк ак яулык ябынды, бисмиллалы, намазлы булды. Безне, кызларын, мотлак яулык ябынып ашарга пешерергә, табын әзерләргә өйрәтте. Бүгеге көндә ашарга пешерү серләрен өйрәтүче телетапшыруларда катнашучы хатын-кызларның яланбаш, зур үскән тырнаклары белән ризыкка тотынуларын  күрү хәйран калдыра.

Яулыгын  чарага туры китереп, килешле итеп бәйләгән яки иңбашына салган яшь кыз, ханым һәркемне сокландыра. Бүген инде мәктәпләрдә дә мөселман кызларына яулык ябынып утырырга  рөхсәт ителә. Әмма без кайчак чаманы онытып, артыгын кыланабыз кебек, мәчетләрдә узучы изге бәйрәмнәрдә,  чараларда кайбер хатын-кызларыбыз, кыз балалар, безнең илдәге  мөселман хатын-кызларына хас булмаганча, башка илләрдәге кебек, баштанаяк ураналар, бер дә килешми торган, караңгы төстәге күлмәкләр кияләр. Әйе, динебез кушканча, чәчләребезне һ.б.  капласак та, кигән өс һәм баш киемнәребез якты төсләрдә, күңел матурлыгына тиң булсын иде.

... Үзем язам, ә күз алдыма ак яулыгын артка чөеп кенә бәйләгән кадерле әнием килеп баса.

Зәйфә Салихова.

Мәкаләне язганда интернет материаллары да файдаланылды.

Фотолар ачык чыганаклардан.

 

 

 

Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...
Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...
Чөеп кенә бәйлә яулыгыңны...
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас