Барлык яңалыклар
Ижад
15 февраль , 16:00

Әтигә бүләк

Һәркем эшли ала! Шундый девиз астында Бәләбәй сәнгать галереясендә "Телим һәм рәсем ясыйм!” иҗади остаханә дәресләре бара.Ватанны саклаучылар көне алдыннан укучылар алдында катлаулы, ләкин бик җаваплы бурыч тора: әтигә уникаль бүләк ясау.

Әтигә бүләк
Әтигә бүләк

 – Күптән түгел 15 нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары иҗат дөньясына чумды. Алар ялтырап торган хәрби киемнәрдә баһадирлар сурәтләре төшереп, төсле открыткалар ясадылар. Балалар сәләтләрен күрсәтү белән бергә, баһадирларның туган җирне саклаудагы роле, батырлыклары турында да күп яңалыклар белделәр. Открыткалар чор рухын чагылдыра торган ачык һәм тәэсирле килеп чыкты, – дип сөйләде сәнгать галереясе экскурсоводы- лекторы Оксана Алексеева.

Оксана Владимировна сүзләренчә, яшь рәссамнар форма һәм эчтәлек белән тәҗрибәләр эшләп карый. Эшләрендә алар коллаж техникасын кулланалар, анда газета кисемтәләре кыю идеяләр өчен нигез булып хезмәт итә.

Сәнгать галереясендә даими рәвештә төрле бәйрәмнәргә һәм истәлекле вакыйгаларга багышланган мастер-класслар үткәрелә. Алар балаларда мәдәният һәм сәнгатькә кызыксыну уята, шулай ук үз хисләрен иҗат аша белдерергә ярдәм итә.

 Балалар күргәзмәләргә дә йөриләр. Интерактив викториналар аларны Русиянең героик үткәненә алып кайта, Ватан геройларының данлы исемнәре һәм галерея экспонатлары белән таныштыра.

Светлана Прокофьева

Сәнгать галереясе фотолары.

Әтигә бүләк
Әтигә бүләк
Әтигә бүләк
Әтигә бүләк
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас