Бу сүзне әйтү, күрү, уку белән үк һәркем күңеленнән үзенә гомер бүләк итүче бердәнбер газиз кешесенә карата иң җылы хисләр дулкыны йөгереп узадыр. Башкача ничек булсын?! Бигрәк җылы, назлы, нурлы, якты, татлы сүз ич! Әни! Ә беләсезме нигә шундый ул? Әни үзе шундый булганга! Әни кочагы җылы, әни куллары назлы, әни күзләре нурлы, әни йөзе якты, әни теле татлы булганга.
Әнинең бөеклеген (бу сүз үзе күпме күркәм сыйфатларның мәгънәсен үз эченә ала) ничәмә-ничә буын шагыйрьләр шигырь, поэма итеп кешеләр йөрәгенә илткән һәм илтә; прозаиклар новелла, хикәя, повесть, роман итеп укучыларына сөйләгән һәм сөйли; сынчылар, балчыкка, ташка җан өреп, иң гүзәл әсәр итеп койган һәм коя; композиторлар моңлы көй итеп язган һәм яза; җырчылар үлемсез җыр итеп җырлаган һәм җырлый...
Минем дә Әниләр турында гел ак каләм белән генә язасым килә. Алар бит иң зур ихтирамга, хөрмәткә, зурлауга-яратуга лаек. Әнә, радионы ачыгыз әле, көннәр буе Әниләр хөрмәтенә балалары үтенече белән матур-матур җырлар тапшыралар, аларның эчтәлегенә җир йөзендә безнең әниебездән дә әйбәт әни юк, дигән мәгънә салынган якты хатларын укыйлар. Мин шул бәхетле әниләр өчен җирем-күгем белән сөенәм, җыр тыңлыйм...
Су буеннан Әнкәй кайтып килә,
Каз каурые тоткан кулына.
Эзләренә җылы карлар булып,
Тал мамыгы ява тын гына...
И-и, шатланадыр инде бу ана, дип уйлыйм мин. Тәүфыйклы балалар үстергән, бөтен яшәү рәвеше, булмышы белән баш хәрефләрдән язылучы ӘНИ сүзенә лаек әниләр йөрәк парәләренең нинди кадер-хөрмәтен күрә, дип уйланам.
Әйе, Әни сүзенә лаек булганнары... Күзләре йомылганчы балаларының шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре белән яшәгәннәре. Балалары өчен иң зур кеше булып калганнары. Мин олыгаеп барган бер ир-атның тәмәкесен күзләре күрмәгән карт әнисеннән яшереп кенә тартканын беләм. Мин әнисе үгет-нәсихәт укыганда, илледән узган хатынның, беренчегә төшкән мәктәп укучысы шикелле башын иеп, кызарып, оялып басып торганын беләм... Әйе, юньле аналарның балалары да юньле дип әйтмәкчемен дә ул.
Тик тормыш дигәнең шулкадәр катмарлы, шушы урында, ана күңеле балада, бала күңеле далада, дигән мәкаль дә келт итеп искә төшә шул. Юньле генә кеше булып та без әниләребезгә карата бәгырьсез, игътибарсыз, битараф бала булабыз. Бер тренинг вакытында кырыкка якын кеше бөтен аудиториягә күңел дөньяларын ачты, ягъни хәтта бер шәһәрдә яшәп тә күптәннән ялгыз әнисенең яисә олы яшьләрдәге әти-әнисенең хәлен белмәве, алар белән мөнәсәбәтләрнең кискен булуы, бер-берләре белән уртак тел тапмаулары турында сөйләде һәм, иң мөһиме, күз яшьләренә буылып, үзләренең хаклы булмауларын, картларының күңелләрен рәнҗетеп яшәүләрен таныды. Ул төн иң ихлас, иң якты төн булды бу шәһәрдә. Чөнки занятиедән соң ук күпләр төн уртасында әниләре янына: “Әни, кичер мине, мин Сине яратам!” дигән йөрәк сүзләрен әйтергә китте. Иртәнгә эшкә кайтып җитәргә кирәк булса да, икенче шәһәргә, авылларга кайтып китүчеләр булды. Арада көннәр түгел, айлар буе әти-әниләренең хәлен белмәгәннәр бар иде...
Әле миңа аңны томалардай шундый хәл сөйләделәр. Бер картлар йортына (кызганычка каршы, алар күбәйгәннән-күбәя бара) көзге салкын төнгә каршы хәлсез бер әби килеп керә. Юка гәүдәсен җылыта алмаучы юка пәлтәсе кесәсеннән кызының шундый эчтәлекле язуын табып алалар: “Мин сине яратмыйм, синнән туйдым, синең белән яшәргә теләмим...” Йә, әйтегез, моннан да зуррак рухи вәхшилекнең булуы мөмкинме?!
Җанымны тетрәткән, елаткан бу язуны оныта алмыйча, бу язу җир йөзендә беренчесе һәм соңгысы булсын иде дип Ходайга ялварып яшим мин.
Эчкечелек, рухи бөлгенлек, азгынлык сазлыгына баткан, ягъни “Саз чәчкәсе”нә әйләнгән – ӘНИ сүзенә лаек булмаган әниләрнең күбәюе, балаларын тере ятим итүләре бәгырьне телгәли. (Кичерегез, әниләр, мин бу “Күңелем дәфтәре” битләрен матур сүзләрдән генә язармын дигән идем, булмады).
Әгәр бөтен-бөтен әниләр дә әнә шул ипле, тирән мәгънәле сүзгә лаек булсалар (ә – әдәплелек, н – намус, и – иман), яшәү нинди гүзәл, сабыйлар нинди бәхетле булыр иде дип уйлыйм мин.
...Әле бер көн яңа яуган ап-ак кар өстенә бер бала (мин шулай уйладым, хәрефләре “сабый” хәрефләре иде) “Әни, мин сине яратам!” дип язып куйган. Туктап, укып киткән кешеләрнең йөзләре яктыра, күзләре нурлана. Нинди матур гамәл! И-их, берсе дә таптамасын иде аны, кар да эремәсен иде дип теләдем мин...
Ә сез үзегез соңгы мәртәбә әниегезгә: “Әни, мин Сине яратам!” – дип кайчан әйттегез?!.
Зәйфә Салихова.