Барлык яңалыклар
Ижад
13 март , 12:00

Бай мирас калдырган язучы

1887 елның 12 мартында  Старлетамак өязе (хәзерге Авыргазы районы)  Солтанморат авылында әдәбияты классигы, язучы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, тәнкыйтьче, тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов туган. 50 яшендә (1938 ел, гыйнвар) каты авырудан вафат булган язучы бик бай әдәби мирас, гыйльми хезмәтләр калдырган.

Бай мирас калдырган язучы
Бай мирас калдырган язучы

Әйтик, аның  «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә  әсәрдә Агыйдел буена урнашкан татар авылларының берсендә туып үскән биш егетнең 1917 елгы инкыйлабларда, гражданнар сугышында катнашучылар, соңыннан фаҗигале язмышлары сурәтләнә.

1922 елда язылган «Алмачуар» хикәясендә Г. Ибраһимов ат яратучы крестьян малае Закирның күркәм образын иҗат икән, аның үзенчәлекләре характерын, бай эчке дөньясын, кичерешләрен күрсәтә. Бу әсәрне ничә буын балалар да, өлкәннәр дә яратып укый.

Язучының  1921 елгы коточкыч ачлык турындагы фактик дәлилләр нигезендә язылган “Адәмнәр” әсәрен укып тетерәнмичә мөмкин түгел.

Зәйфә Салихова.

 

Бай мирас калдырган язучы
Бай мирас калдырган язучы
Бай мирас калдырган язучы
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас