

1.
Туган авыл! Әткәм-әнкәм кебек,
Бердәнбер син, назлы,сөйкемле.
Эчкерсез дә, гөнаһсыз да үзең,
Тузлыкуышым, сабый шикелле.
Гүзәллегең балкый кырларыңда,
Ромашкалар үскән тугайда.
Тау астыннан чыккан чишмәләрдә,
Канатланып очкан тургайда.
Һәр инешең – тере дәваханә,
Тылсым эзләп читләр киләләр.
Ачы суын эчсә, ашказанга
Сихәт бирәчәген беләләр.
Күзсезләрне күзле итә торган
Көмеш су бар безнең якларда.
(Алыпсатар шешәләргә коеп,
Сатар берчак кыйммәт хакларга.)
Ә Шарлама – үзе бер могҗиза!
Тауны өстән тишеп чыккан да,
Бар көченә түбән ыргып ага,
Оран салып барча Җиһанга.
Җәйрәп ята авыл. Тагы да шул
Тәү карашка күзгә ташлана:
Мәгърур таулар күккә кадәр ашкан,
Димәк, Урал бездән башлана.
Толымнарын җәйгән яр читенә
Сылу Өсән ята тын гына.
Толым-толым талларына кунып,
Былбыл сайрый, җыры – моң гына.
Атнаштарның йомшак билле җиле
Мәтрүшкәләр исен тарата.
Тирәкләргә посып кояш байый,
Каршы таудан балкып таң ата.
Җыр-моң белән бергә тормыш кайный,
Сабан төрәннәре тутыкмый.
Кайнар мичтә уңып икмәк пешкән,
Борын ярып исе кытыклый:
– Урактан кайтып, Хәдичә апа,
Кай арада ипи пешердең?
Тел йотмаплы тәмле калапчларың,
Сере бармы әллә мичеңнең?
Хәдичә апа кет-кет бер көләр дә:
– Серем һич юк, –дияр, – ул яктан.
Камырымны басып кабарттым мин,
Чүпрә ясап яңа колмактан.
Эчкерсез дә, беркатлы да индеЮ,
Яңа туган сабый шикелле.
Сөеп кенә карап тормалы бит,
Тузлыкуышм бигрәк сөйкемле.
Кеше гомерләрен мизгел, диләр,
Яшәү белән үлем арасы...
Тузлыкушым, еллар үткән саен
Яшәрүгә таба барасың.
Сине яшәртүче улларың бар,
Кызларың бар җырга күмәрлек.
Мәдхияң бар – халык артисткасы,
Гасырларга күчеп сөйләрлек.
Саулыкларын саклый кешеләрнең
Фәрештәсе булып Марселең.
Рөстәм Замановтай әдипләрең,
Фән докторы Хәмзәң бар синең.
Йөз яшәгән әби-бабайларың,
Изгелеккә генә үгетләр.
Киләчәгең якты – таянычың
Риф Газизов кебек егетләр.
"Нигә әле мине кыстырдың?" – дип
Мактаганны өнәп бетмәсләр.
Туган авыл, гүргә кергәндә дә
Сине алар ташлап китмәсләр.
Тузлыкушым минем, бердәнберем,
Өлешемә төшкән көмешем.
Кешеләрең изге, алтын икән,
Димәк, алар синең җимешең.
Тузлыкушым дисәм, искә төшә
Әткәм-әнкәм назы иң элек.
Халкың сиңа мәхәббәтле икән,
Яшәү көчең, димәке, мәңгелек!
2001 ел.