

– Күргәзмәдә катнашу идеясе әлеге проектны оештыручы – фәлсәфә һәм юриспруденция докторы, Император Православ Палестина Җәмгыятенең Чуваш бүлеге җитәкчесе Бассам Фәтхи Әл -Балауи белән 2024 елда безнең шәһәрдә узган күргәзмәдә танышканнан соң килде, – дип уртаклашты рәссам.
Э.Мөхәммәтшина – Бәләбәй шәһәренең «Чишмә» үзешчән рәссамнар халык коллективы әгъзасы, вакыт-вакыт үз эшләрен күрсәтә, конкурсларда катнаша. «Көмеш чишмә» арт - пленэр күргәзмәләрендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнгән.
“Палестина күз яшьләре" эше пейзаж гына түгел, ә буяуларда дога кылу, онытырга ярамаганны хәтердә саклап калу омтылышы. Фәләстинлеләр – чын геройлар, алар көн саен җәбер-золым кичерә. Теләсә кайсы илдә һәр кеше шушы әрнүне сизә, аны баса алмыйсың", – дип ачты Эльмира Әхәт кызы үзенең иҗади ниятен.
– Сезнең картинагыз халкыбызга бик ошады. Ул – искиткеч! Эш белән илһамланып, мин гарәп телендә “Фәләстин күз яшьләре дигән мәкалә яздым, ул Иерусалимның үзәк газетасында басылып чыкты. Баш мөхәррир Сезгә хезмәтегез, күңелегез һәм хисләрегез өчен зур рәхмәт белдерде. Сез – талантлы рәссам, алга таба да иҗат итегез, – дип хәбәр итте доктор Бассам Русия рәссамына.
"... Картина безгә сәнгатьнең дөньяны чагылдырырга гына түгел, ә безнең аңа карата мөнәсәбәтебезне үзгәртергә дә сәләтле булуын искә төшерә, бездә иң яхшы, иң кешелекле хисләрне – кызгану, хәтер һәм өмет уята, – дип ассызыклаган ул мәкаләдә.
Проектны оештыручы сүзләренчә, «Фәләстин Русия һәм чит ил рәссамнары күзлегеннән» күргәзмәләр сериясе төрле илләрдән 3000нән артык иҗади кешене берләштергән. Алар инде 187 Русия һәм 11 чит ил мәйданчыгында узды, шул исәптән газа, Иерихон, Вифлеем, Иерусалим һәм Амманда. Төп миссия – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын Фәләстин халкының фаҗигасенә җәлеп итү, Изге җирдә тынычлык, ирек һәм гаделлек идеяләрен раслау.
Светлана Прокофьева
Фотолар Э. Мөхәммәтшина архивыннан