

Урамнардан үткәндә бакча түрләрендә, өйләр каршында өлгергән алмаларыннан сыгылып утырган купшы алмагачларга карыйм. Алар үземдә дә җидегән йолдыз төсле җидәү. Сокланам да үзләренә, кызганам да... Май урталарында алар ак болытлар көнләшерлек; ак күлмәкле, ак бөркәнчекле кәләшләр кызыгырлык нәфис ак чәчәкләргә күмелгәннәр иде. Җәйләрдә кырау, кинәт купкан давыл харап итә күрмәсен дип яшел генә төймәләрен куе яфраклары арасына яшереп, сабыр гына утыра бирделәр – шифалы яңгырлардан, көләч кояш нурларыннан, саф һавадан, җылы көннәрдән, бәрәкәтле туфрактан августта өлгерәчәк алмаларына сут җыйдылар.. Гүя изге күңелле, мәрхәмәтле аналар...
.Менә шулай көн артынан көн үтеп, август урталары – алмалар өлгергән чак җитте. Инде алмагачлар горур ана сыман: сезнең өчен нинди алсу-кызыл йөзле, ашап туйгысыз тәмле, сусыл, хуш исле алмалар өлгерттем дип тыйнак кына елмайгандай утыралар. Сокланам, мең тапкыр сокланам: ботак саен, мине үрелеп ал, мине ал дигәндәй, алмалар пышылдый сыман. Кызганам, мең тапкыр кызганам: былтыр да алмалары ишелеп уңган иде бит, быел инде ял итәрләр, дип уйлаган идем, ә алар, җанкисәккәйләрем, тагын бөтен урамга, юк, бөтен калага җитәрлек алма үстереп, сыгылып төшкәннәр. Шушы кадәр алманы нишләтеп кенә бетерәсе соң?!. Һич әрәм итәсе килми ич. Туганнарга, күршеләргә таратасы... Урам малайларының койма башына менеп алма өзүләрен күрмәмешкә салышасы... Кайнатма, повидло ясыйсы, шарлотка - алма пироглары пешерәсе, ә тагын турап киптерәсе, как коясы... Теләгең генә булсын да, вакытыңны гына җиткер.
Радиодан ишетелгән моңлы җырларны тыңлый-тыңлый алма тураганда, ирексездән бер-бер артлы алмага бәйле хатирәләр күңелдә яңара...
... Авылда безнең бик тә тәмле, хуш исле алмалар бирә торган алмагач бар иде. Ул бәләкәй бакчада нәкъ өй тәрәзәләре каршында үсте. Шул алмагач, янгын чыгып, күршеләрнең якын гына абзарлары янганда– үз "гәүдәсе" белән ышыклап, өебезне, өйдә ялгызы гына булган әниебезне уттан саклап калды. Ярты ягы кара көйгән алмагачыбыз әкренләп корыды. Бу хакта мин "Батыр алмагач" дигән нәсер язган идем инде.
Ә тагын Мәтәүбаш мәктәбе бакчасында (элекке урындагысында) озын ике рәт булып алмагачлар тезелеп киткән иде. Көз ул купшы алмагачлардан күзне алып булмый – кып-кызыл булып ранеткалар пешеп җитә дә илаһи бер гүзәл картина барлыкка килә. Бу алмаларны арзан гына бәягә халыкка да сата торганнар иде. Әнием зур бер бидрә тутырып алып кайта, беркадәр әчкелтем кайнатмасы бик тәмле була иде.
Сагынып сөйләргә генә калды – колхозның зуур алма бакчасы, әлбәттә, каравылчысы да бар иде. Гадәттә Гусаркино ягына җиләк җыярга барганда шул бакча турыннан үтә торган идек. Ул вакытта әле алмалар яшел, әмма без барыбер алардан авыз итми калмый идек. Ә менә өлгерә башлагач, урам малайлары, каравылчыдан кача-поса төнлә алма урларга баралар. Төнлә, печәнлектә абый безне дә сыйлый...
Бәләкәйрәк чакта, әле урамнарга су килмәгән-колонкалар куелмаган чакта, без - биш-алты кыз – көянтә-чиләкләр белән шактый ерактагы коедан су ташый торган идек. Судан кайтканда Сирай абзыйлар турында ял итәргә туктыйбыз. Әле күбебезнең бакчасында ул чакта алмагач юк, ә Сирай абзыйларныныкында зур алмагач үсеп утыра, һәм безнең очлы күзләребез яшел тоймәләрне бик тә шәп күрә. Кызыктыра инде иллә, тик ничек алырга?! Тирә-юньнән җиллерәк чыбык табабыз да, ятып, койманың эчке ягындагы җиргә коелган алмаларны тартып чыгарырга тырышабыз. Тәки чыгарабыз, шатлык күкәе тапкандай шатланабыз, ә ул алмалар әле шундый ачы. Аннары тизрәк шылу ягын карыйбыз. Алай -болай хуҗалар чыкса... Хәер, алар сүз әйтмиләр иде.
Бүген күпләр, кышка алма компотлары, кайнатмалар һ.б. әзерләүдән башка, алманы кисеп киптереп, МХО зонасына яугирләргә җибәрү өчен әзерлиләр. Ә татар конгрессының урындагы җитәкчесе Рәсүл абый бидрәләп балалар йорты каршындагы клубка – атларга илтә. Былтыр кырыклап бидрә ташыган иде. "Атлар яраталар, рәхәтләнеп ашыйлар", – дип көлеп сөйли ул.
... Быел да алма уңышы ишелеп уңды. Август уртасыннан бакчаларда Алма бәйрәме башлана һәм кышка кергәнче дәвам итә. Күңелле, матур, тәмле...
Әйткәндәй, ел саен 21нче октябрьдә иң тәмле һәм файдалы бәйрәмнәрнең берсе – Бөтендөнья алма көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихына килгәндә,
Бөтендөнья алма көне Бөекбританиядә 1990 елда Сommon Ground хәйрия оешмасы инициативасы белән барлыкка килә. Бәйрәмнең төп максаты – борынгы алма бакчаларына һәм алманың юкка чыгу алдында торган җирле сортларын саклап калуга игътибарны җәлеп итү була. Бәйрәмнең нигезендә алма җирнең уңдырышлылыгын символлаштыра дигән фикер ята. Вакытлар узу белән алма көне халыкара бәйрәмгә әверелә, хәзер аны бөтен дөнья буйлап билгеләп үтәләр.
Алма – уңдырышлылык, зирәклек һәм сәламәтлек символы, ул күп халыкларның мәдәниятендә һәм тарихында сизелерлек эз калдырган. Борынгы грек мифологиясендәге ызгыш алмасы, Библиядәге яхшылык һәм яманлыкны таныта торган алмагач; Ньютонның башына төшкән һәм аны бөтендөнья тартылу законын ачуга рухландырган алма; "алма агачыннан ерак төшми" дигән халык мәкале моның ачык мисалы.
Инглиз мәкалендә "Көненә бер алма ашаган кеше табиб юлын таптамас" диелә. Алма чыннан да бик күп файдалы үзлекләргә ия һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә.
Зәйфә САлихова. Фото ачык чыганаклардан