

Туган авыл... Туган җир... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары бар. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан чишмә буйлары, җиткән камыш белән капланган сазлыклар, куе әрәмәләр белән уратып алынган елга үзәннәре, туган як кырлары, басулар, шаулап торган урманнары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәк гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Туган якның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне күңелгә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
Һичшиксез һәрбер кешегә үз туган җире кадерле. Миңа да үз ягым якын һәм сөйкемле. Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Туган авылымда йөрәккә якын урыннар бар. Алар энергия бирә, яшәү өчен яңа көч өсти. Авыл тау башына менгәндә һәрбер сукмак, һәрбер куак балачактан ук яхшы таныш. Ә менеп баскач, аска карасаң, авылым кечкенә булып күренә. Әле дә исемдә, балачакта, әнә аста, болында бабам белән атларны арканлый идек. Төш җиткәч, атларга йөгән кидереп, салмак кына адым белән, елга буена су эчерергә төшә торган идек. Чумка тауына әбием белән җир җиләге җыярга барсак, бабам бездән ерак түгел себеркелек җыя иде. Әнә, уң якта, басуда, колхоз яшелчәлеге иде. Тау башыннан күзәтеп торсаң, ул чакта авыл кырмыска оясы кебек, бар халык мәш килә, кайсысы кая юл тота. Кемдер чиләк тотып, ашыга-ашыга, аркандагы бозавын эчерергә бара; бакча башында берәүләр яңа мунча бурасын күтәрә; әнә, Рәсүл абый УАЗигына утырып, төшке ашын ашарга кайтып килә; Галимҗан абый атына арба җигеп каядыр юл тота; чишмәдә Әминә апа кер чайкый... Их, сагындыра шул чаклар. Утыз биш ел үткән дә киткән... Күптәннән мәрхүм алар. Ләкин туган авыл һаман да сихри көче белән мине чакыра, көтә. Әле дә шул тау башында басып торам... Күздә яшь, йөрәктә сагыш.... Хәзер инде безнең балалар үсеп бетте, ә күңелдә кичәгедәй бабам белән ат эчерергә су буена төшеп барам...
Мин яратам сине, туган авылым ,
Әнием белән куеп янәшә.
Гүзәллегең, миллилегең җуймый
Яшә, туган авылым, гел яшә.
Олеся Ислибаева
Автор фотолары