

Шигырь дөньясына чум гына...
Залның көн темасына зәвыклы бизәлеше, китаплар күргәзмәсе, сәхнәдә Руфина Петрова апалары белән бергә балалар бакчасы кызларының бөтерелеп “Күбәләк” биюеннән башланып киткән чара тамашачыларны, укучыларны әдәбият дөньясына әйдәде, сүз кадерен, матурлыгын тоюга көйләп куйды.
Сүз башлап, шагыйрә, “Бәләбәй хәбәрләре” татар газетасы мөхәррире - әлеге юллар авыторы Зәйфә Салихова иң кадерле кыйммәтләрнең берсе – КИТАП, балачактан китап укып үсүнең кулына каләм тоттыруы турында сөйләп, дулкынланып шигырләрен укыды.
Гомер күпме?
Тик бер генә мизгел.
Тик бер тапкыр бирелә кешегә.
Җылы биреп кал син шул мизгелдә:
– Туган җирем, минсез күшекмә!
– Әйе, күренекле шагыйребез Хәсән Туфан белән килешми мөмкин түгел: “Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге тынгысызлык. Иҗат ике канатлы: яхшыны исбат итү, яманны инкарь итү, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!” Шигырьләрем нәкь менә шул кыйммәтләр турында,диде ул.
Октябрьский кунаклары
Аннары сүзне Туймазы шәһәре каршындагы “Алтын башак” әдәби берләшмәсе иҗатчылары дәвам итте. Аларның берсе Бәләбәйдә яшәүче, исеме һәи иҗаты яхшы ук таныш Рәзилә Игебаева булса, калганнары Октябрьскийдан ук килгәннәр.
Рәзилә ханым яшь чактан ук әдәби иҗатта кайный: шигырьләр, җыр текстлары яза һәм үзе үк көйләр иҗат итә, үзе үк аларны җырлап, тамашачыга җиткерә, шәһәрдә һәм туган ягы – Туймазы төбәгендә узучы әдәби һәм бәйрәм чараларында актив катнаша. Күптәннән машинаны егәрләгән ханым, (бик тә мөшкел хәлдәге Бәләбәй-Мәтәүбаш юлыннан да мәктәпкә кадәр чакырылучыларны бәла-казасыз алып килде ул), озак еллар “Автонормаль” заводында эшләде, бүгенге көндә сөекле әни һәм картәни. Рәзилә ханым үзе һәм иҗаты белән таныштырып, шигырьләрен укыды, җырларын җырлап, тамашачыларның бик җылы кабул итүенә лаек булды.
Октябрьскийдан килгән каләм иясе Фәнүзә Якупова –дүрт китап авторы, тумышы белән Чишмә якларыннан. Аңа бай тормыш һәм хезмәт юлы үтәргә туры килгән һәм бервакытта да иҗаттан аерылмаган. Ул үзе белән таныштырып, уңышлары турында бәян итеп, шигырьләрен укыды, зур ярату белән инде мәрхүм әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Тимергали Якупов турында сөйләде, аның да шигырьләрен укып ишеттерде, җырлар башкарды.
Әлеге әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, җырчы Фәйрүзә Фаткуллина исә тамашачыларга җырлар бүләк итте. Ул Кәлшәле авылында гомер кичерә, хезмәт стажы 40 елга якын.
Күрше районда, Октябрьскийда яшәүче милләттәшләребезнең Мәтәүбашка килүе, үзләре белән таныштыруы, иҗат җимешләрен бүләк итүе – традицягә әйләнергә мөмкин булган матур күренеш.
“Безнең девиз – картлыкны куып яшәргә тырышабыз”, – ди Фәнүзә Тимергали кызы. Һәм алар чыгышлары белән моны ачык күрсәттеләр.
Нәсел агачыңны беләсеңме?
Октябрьскийдан килгән тагын бер кунак – Фәрит Сайфуллин чыгыш ясавы белән залда утырганнарны, мөгаен, уйга салгандыр. Күп еллар җитәкче урыннарда хезмәт салган Фәрит Миндияр улы тарих, үз нәсел- нәсәбе белән тирәнтен кызыксынучы буларак, бик мөһим һәм саваплы эш башкарган – архивларда утырып, өйрәнеп, үз нәсел агачын- шәҗәрәсен (14 буын) төзегән һәм туганнарының – Чагадай авылыннан башланып киткән Габҗәлиловлар нәселенең Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә һ.б. таралуын белгән – биш меңнән артык(!) туганнарын тапкан. Гаять зур, искиткеч хезмәт! Фәрит Миндияр улы, һәр кеше үз нәселенең җиде буынын белергә тиеш, дип исәпли һәм ул хаклы. Әйткәндәй, Мәтәүбаш авылында гөрләп сабантуйлар узган чакларда авылның 350 еллыгы уңае белән зур шәҗәрә бәйрәме уздырылган иде. Авылның барлыкка килү тарихы һәм биш шәҗәрә-нәсел агачы вәкилләре үз гаилә тарихлары белән таныштырган иде. Быел Башкортстан Республикасында “Шәҗәрә бәйрәме” халык бәйрәме үткәрү турында республика Хөкүмәтенең карар кабул итүенә 20 ел тулды (2006 ел, май). Бу еллар эчендә Бәләбәй муниципаль районында Шәҗәрә бәйрәмнәре байтак уздырылды. Гаилә язмышында ил язмышы чагыла, ата-бабаларыбызның нинди булуын, ничек яшәвен өйрәнүне дәвам итү – изге бурычыбыз.
Моңнан гына тора авыл халкым
Әлбәттә, чара кунакларны тыңлау, аларның иҗатын ишгетү белән генә чикләнмәде. Теләсә нинди зур сәхнәләрне бизәрлек оста гармунчыларыбыз 85 яшьлек Мәгъдән Галимуллин белән 75 яшьлек Марат Шәймөхәмәтовның ничегрәк итеп җан дуслары – гармуннарда уйнадылар. Көмеш телле гармун тавышы үзе; берчә лирик, берчә дәртле көйләр сокландырды, сихерләде, әллә нишләтте. Ә инде бию көйләре башлангач, күпләр... биергә төште! Еллар, көннәр буе эш-мәшәкатьләр дип йөгергән, тыпырдаган, сызлаган аякларның худлары бар әле, бар! Ничегрәк баса яше-карты!
Хаклы ялдагы хөрмәтле укытучылар, гомер буе моңнары белән авыл халкы күңелен иркәләгән-баеткан җырчылар Габидә Еркеева белән Найлә Галимуллинаны тамашачылар сорап җырлаттылар. Менә кемнәрдә ул йөрәк моңы! Ә җырлары соң – затлы, кер кунмый, төссезләнми торган мәңгелек җырлар. Мәктәп укытучысы Миниханов Виталийның гитарасына кушылып, “Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались!” җырын башкаруы бүгенге бергәлекнең, якынлыкның асылын тагын да тирәнрәк ачып салды. Чарага махсус кайткан авылыбыз кызы, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшинаның “Татар моңы яши” шигырен яттан укуы, беренчәдән, туган телнең нинди матур, бай, моңлы булуына сокландырса,икенчедән, бер гамуннарга мәдхия булып яңгырады. Әйе, моңнан гына, җырдан гына тора авылым.
Соңгы сүз урынына
Авыл биләмәсе башлыгы Игорь Владимирович Борисов килгән кунакларга, чараны оештыруга үз тырышлыгын куйган һәркемгә рәхмәт белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Кайда яшәсә дә, нинди милләттән булса да, халкыбызның талантлы, эшчән, матур булуына соклануын җиткерде. Әйткәндәй, китапханәче Руфина Рәшит кызы оештырган беренче әдәби чара бу, һәм соңгысы булмас дип өмет итик. Ә яхшы биюче буларак авылда ул үзен таныткан да инде.
Авылның мәдәни тормышында бер күңелле вакыйга булып калды әдәбият бәйрәме, күршеләребез иҗатчылары белән очрашу. Җәй буе авыл халкы хезмәттә кайнады – үз хуҗалыкларын тәртиптә тоту белән генә чикләнмәде, күп тапкырлар зиратта, мәчеттә өмәләр уздырды, Дан паркын җыештырып торды. Әйткәндәй,10 октябрьдә Аккаен авылы кешеләре – мари дусларыбыз да, мәтәүбашлылар да үз зиратларын тәртипкә китерү өчен көзге өмәләр оештырдылар.
Эшләр беркадәр җиңеләйгәч, менә шундый чаралар оештыру бик кирәк һәм вакытлы. Килешмәүчеләр дә булыр, әмма Интернет, телефон бергә аралашуны, күңелләр якынлыгын, бер-береңә елмаюны, хәлләр сорашуны берничек тә алыштыра алмый.
Зәйфә Салихова.