

Минем җәйге ялым
Мәктәптә укулар беткәч, бик шатландым – алда өч ай ял! Быелгы каникулым бик истә калырлык булды. Җәйнең беренче аенда без гаиләбез белән Сочига, Кара диңгез буена юл алдык. Сочи табигате искиткеч матур: зәңгәр диңгез, биек таулар, яшел пальмалар, хуш исле чәчәкләр... Шәһәр бик төзек, чиста. Көндезләрен без пляжда кояшта кызындык, җылы диңгез дулкыннарында тибрәлдек. Аквапаркка бардык, “Сочи парк” аттракционнарында ял иттек. Кызыклы экскурсияләргә йөрдек, кичләрен диңгез буенда саф һава суладык. Кафеларда тәмле ризыклар, җимешләр белән сыйландык.
Июль урталарында гаиләбез белән авылга, әбием янына кайттык. Ул безне сагынып көтеп ала. Авыл шәһәрдән бик нык аерыла. Саф һава, гүзәл табигать, кошлар сайравы... Әбиемә бакчада булыштым, бәрәңге, кишер, кәбестә үстердек, чүп үләннәрен утадык, су сиптек. Көндезләрен авылдагы дусларым белән елга буена су коенырга, комда кызынырга йөрдем. Урманннан әбием белән бик күп җиләк, дару үләннәре җыйдык, мунчага себерке дә әзерләдек. Кичләрен әбиемнең кызыклы әкиятләрен тыңладым, күктәге якты йолдызларны санадым.
Август аенда мин өйгә, шәһәргә кайттым. Әдәби китаплар укыдым, инглиз мәктәбенә йөрдем. Дус малайлар белән паркта, буа буенда очраштык, футбол уйнадык, велосипедта йөрдек. Август ахырында мәктәпкә җитди әзерлек башланды. Бу җәй миңа күп яңа истәлекләр, күңелле мизгелләр бүләк итте. Мин яңа көч туплап, гимназиягә укырга килдем.
Тимур Самсонов, 8б сыйныф укучысы
***
Бу җәй бай эчтәлекле, истә калырлык булды. Ул үзенә барысын да сыйдырды: якыннар белән җылы очрашулар, файдалы эшләр, күңелле сәяхәтләр... Барысы да шатлыклы вакыйга белән башланып китте – мин яшәгән авылга шәһәрдән Азалия дустым кайтты. Без Кәлшәле күлендә су кердек, кызыклы уеннар уйнадык, үзебезнең матур авыл күренешен карарга тау башына мендек, урманда җиләк җыйдык
Ләкин җәй ял итү өчен генә түгел, ә кызу эш вакыты да. Каникулның күп кенә вакытын без өйдә ремонт эшенә багышладык. Бакчада тырышып эшләп, төрле җиләк- җимешләр, яшелчәләр үстердек. Эш авыр булса да, нәтиҗәсе сөендерә.
Без Стәрлетамак шәһәренә ял итәргә, термаларга бардык. Анда рәхәтләнеп ял иттек. Җәй ахырында миңа кунакка Самира дустым кайтты. Без аның белән бик күп вакытны бергә үткәрдек, уйнадык, шаярдык, аш-су бүлмәсендә тәмле ризыклар да әзерләдек.Быелгы җәем шулай файдалы да, күңелле дә булды.
Илүзә Музипова, 8а сыйныф укучысы
***
Минем җәйге ялым бик күңелле, мавыктыргыч, файдалы булды. Әнием белән Магнитогорск шәһәренә кунакка бардык. Безгә анда бик ошады. Матур парклар, яшел урамнар, җырлаучы фонтаннар. Бигрәк тә аттракционнар паркында кызык булды. Эссе көннәрдә бассейнга су керергә йөрдек. Магнитогорскидан кайткач, авылга нәнәемә кайттык. Нәнәемә бакчада ярдәм иттем. Чүп үләннәрен утадым, су сибештем. Варенье, компотлар ясарга да өйрәндем. Июль аенда без әнием белән Кандракүлгә су керергә бардык. Кандракүл табигате бик матур, суы җылы. Без анда ял итәргә яратабыз. Каникулда рәхәт, ләкин ял вакыты бик тиз үтеп китә шул.
КамиллаГалимуллина, 8а сыйныф укучысы
***
Узган җәй минем өчен чыннан да якты һәм истә калырлык булды. Мин бу өч айлык каникулны түземсезләнеп көтеп алдым. Өметләрем тулысынча акланды, чөнки җәй вакыйгаларга бай булды. Июньнең беренче яртысын Казанда яшәүче апам янында үткәрдем. Анда кыска вакыт эчендә бик күп истәлекле урыннарда булырга өлгердем.Без бергәләшеп аквапаркка, зоопаркка, аквариумга бардык. Төрле попугайлар яшәгән кошлар йортында да булдык. Кичләрен Кабан күле буенда, мәшһүр Бауман урамында йөрдек. Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Г.Камал театрының яңа бинасы үзенең матурлыгы белән сокландырды. Әйе, чыннан да Казан бик гүзәл, заманча кала.
Июль аенда әнием белән авылга кунакка кайттык. Анда минем әбием яши.Әбиемә бик күп эшләрдә ярдәм иттек. Ул безне һәрвакыт тәмле ризыклар пешереп көтеп ала. Каникулның калган өлешен мин шәһәрдә уздырдым. Әниемә өй эшләрендә, бакчада ярдәм иттем, буш вакытымда дусларым белән очраштым.
Камилла Ануфриева, 8б сыйныф укучысы
Фотолар ачык чыганаклардан