Ижад
22 Октября , 07:00

Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә

Бәләбәйдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә арналган  "Балачакның имин юлы"  КВНының зона этабы узды. Сәхнәгә Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй һәм Благовар районнарыннан командалар чыкты. Юл йөрү кагыйдәләренең иң кырыс пунктларын да зал көләрлек итеп бирергә мөмкин, ә мөһим кагыйдәләр шулай озакка истә кала. Яшь юмор осталары менә шуны исбатладылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Юл хәвефсезлеге турында юмор телендәЮл хәвефсезлеге турында юмор телендә
Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә

Бәләбәй шәһәре 15нче мәктәбенең "Борылыш анда түгел" командасы муниципаль этапта җиңеп, үзен күрсәткән иде инде, һәм зона дәрәҗәсендә балалар сынатмады. Аларның чыгышында юморга  күп урын бирелде: шаяртулар аша укучылар  төп юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен тамашачыларның  исенә төшерделәр.

Жюри бәләбәйлеләрнең берьюлы берничә көчле ягын билгеләп үтте – креатив якын килү,  җитди нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәтсез сөйли белү. Нәтиҗәдә команда Дәүләкән укучыларыннан  гына оттырып, мактаулы икенче урын яулады. Бу көчергәнешле  көрәштә җитди казаныш.

Нәтиҗәгә остазлары Ләйсән Ибәтуллина, Анна Смирнова һәм Динара Каратеева  зур өлеш керттеләр. Аларның методик эше һәм иҗади ярдәме балаларга шәп номерлар эшләргә һәм сәхнәдә үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итте.

Регина Иванова. 15 нче мәктәп фотолары

Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә
Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә
Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә
Юл хәвефсезлеге турында юмор телендә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас