Башкортстанда бүгенгә 84 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, ә берничә фәннән йөз балл туплаганнар – өчәү. Былтыр Башкортстанда 117 укучы югары нәтиҗәгә ирешкән иде.
Рус теленнән – 22, математикадан – 4, химиядән – 14, географиядән – 7, әдәбияттән – 2, тарихтан — 6, физикадан 32 укучы 100 балл җыйган.
Республикада югары нәтиҗәләргә ирешкәннәрнең саны артуы мөмкин, диде Айбулат Хажин. Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары арасында математикадан кала иң популяр предметның берсе – җәмгыятьне өйрәнү фәненнән нәтиҗәләр билгеле була.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.