Барлык яңалыклар
Мәғариф
25 июнь 2021, 11:46

Эшлиләр дә, ял да итәләр

Кызлар акрын гына сөйләшә-сөйләшә, тирә-якка хуш исләрен таратып, эре һәм чагу чәчкәләрен күтәрә алмыйча түбәнчелек белән баш иеп әллә кайдан үзенә җәлеп итүче чалмабаш (пион) түтәлләре янында мәш киләләр: җир казыйлар, су сибәләр. Ә малайлар өчен бурыч катлаулырак. Алар һәркайда баш төртүче тыңлаусыз тузганаклар белән көрәшәләр.

Эшлиләр дә, ял да итәләр
Эшлиләр дә, ял да итәләр

Июнь башыннан бирле Бәләбәй районы мәктәпләрендә укучыларның хезмәт берләшмәләре эшли башлады. Малайлар һәм кызлар мәктәп ишек алдында һәм мәктәп яны участокларында кулларыннан килгән эшләрне башкаралар.

– Әлеге вакытта хезмәт берләшмәсендә алтынчы һәм җиденче сыйныфларга күчкән егетләр һәм кызлар эшли, – дип сөйләде башкорт гимназиясе педагогы, хезмәт берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Ярова. – Өйдә ата-анасына ярдәм итеп өйрәнгән балалар әллә кайдан күренеп тора, аларның  эш коралын тотуы ук икенче. Менә Айрат, Артур һәм Дмитрий икенче атна эшлиләр. Егетләр биремне мөстәкыйль рәвештә үти, аларны контрольдә тотарга кирәкми.

Берләшмәдә эшләүче укучылар көне буе эш белән мәшгуль икән дип уйлый күрмәгез, алар эш белән ялны бик оста аралаштыра. Тәнәфесләрдә спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп футбол уйныйлар, ә хезмәт сменасы тәмамланганнан соң төшке аш ашыйлар.

Гөлнара  Мурзина.

Читайте нас: