Барлык яңалыклар
Мәғариф
5 июль 2021, 11:56

Уку алдынгыларына – бүләк

Бөтенрусия яки төбәкара олимпиадаларда җиңүче яки призер булган укучыларны Башкортстан Башлыгы 100 һәм 60 мең сум премия белән бүләкли.

Уку алдынгыларына – бүләк
Уку алдынгыларына – бүләк

Башкортстанда бөтенрусия яки төбәкара олимпиадаларда җиңүче яки призер булган укучылар республика Башлыгы премияләренә дәгъва итә ала. Шулай ук әлеге бүләк укучыларны әзерләгән укытучыларга да бирелә.

Мондый премияләр тапшыруны Радий Хәбиров 2018 елның ноябрендә раслаган. Ул вакытта олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм аларны әзерләгән педагогларга – 60шар мең, ә призерларга 30 мең сум акча бирелгән. Яңа төзәтмәләр нигезендә, быелдан әлеге сумма 100 һәм 60 мең сумга кадәр арткан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: