Барлык яңалыклар
Мәғариф
26 гыйнвар , 17:00

2500 сүзнең тылсымлы тәэсире

Россия галимнәре кызыклы гына тәҗрибә үткәреп караган.

2500 сүзнең  тылсымлы тәэсире
2500 сүзнең тылсымлы тәэсире

Тормыш­лары барып чыкмаган бер төркем кешене (исерекләр, наркоманнар) җыеп, бик озаклап сөйләштергәннәр. Уртача алганда, алар тәүлегенә 5 мең сүз әйткән. Шуның 4950се негатив формада булган.

 Шуннан тикшерүчеләр студентларны җыйган. Алар авызыннан әйтелгән 4500 сүз тискәре эмоция­ләрне белдергән. Соңыннан галимнәр уңышларга ирешкән, абруйлары булган кешеләрне чакырган. Алар әйткән 5 мең сүзнең 2500е генә негатив булган.
Уңышка ирешүнең сере – матур итеп сөйләшүдә һәм уйлауда.

Кыямәт көнендә иң күп гөнаһлы кешеләр – мәгънәсе юк сүзләрне күп сөйләүчеләр.
(Хәдис)

Сүздән дә көчле бер әйбер дә юк.
Менандр

Сүз – кеше көченең полководецы.
В.В. Маяковский

Сүз белән үлене дә терелтеп була.
 А.Навои

Тел – иң куркыныч корал.
Кальдерон де ла Барка

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: