«Курсларның төп максаты - педагогик кадрлар әзерләү. Тыңлаучыларның татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә теория һәм практика буенча белемнәрен күтәрү, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын, яңа технолгияләрен өйрәтү. Татар юнәлешендә әйдәп баручы белгечләр тәрбияләү.
Тубыл пединститутында курслар икенче ел үткәрелә. 2023-2024 уку елында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү программасы буенча 10 тыңлаучы студент укып, программаны үзләштергәннәр. 6 студент югары уку йортында төп белгечлек буенча укуларын дәвам итәләр. Бу курсларда белем алган һәм пединститутны тәмамлаган яшь һөнәр ияләре урта белем бирү оешмаларына, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учрежденияләренә эшкә урнашалар.
Быел да татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерләү курсларның белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен югары квалификацияле галимнәр, укытучылар хезмәт итәләр. Курсларда белем алган студентлар төрле өлкәләрдә эшлиләр, арада укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләр дә бар.
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү курслары» дигән язмасында болар хакында тәфсилләп язылган.
Татар-информ мәгълүматы нигезендә Зәйфә Салихова әзерләде.
Фото: "Яңарыш" газетасы.