15 нче мәктәптән ике укучы – Полина Букаева һәм Амели Гайнетдинова – “Филология” һәм “Социаль-психологик” секцияләрендә тикшеренү эшләрен тәкъдим иткәннәр.
Аларның тырышлыгы югары нәтиҗәләргә лаек: Полина Букаева – конкурс җиңүчесе, ә Амели мактаулы өченче урынны яулаган.
– Безнең мәктәп әлеге конкурста дүртенче мәртәбә катнаша һәм һәрчак диярлек уңышлы, – ди кызларның фәнни җитәкчесе Марина Гайнетдинова. – Мондый конкурсларга әзерлек фикерләү сәләтен үстерә, фәнни чыганаклар беләгн үзаллы эшләргә өйрәтә. Бу үзеңне күрсәтү, фәнгә беренче адымнар ясау гына түгел, башка төбәкләрдән фикердәшләр очрату да, танып белү тәҗрибәңне баету да.
Регина Иванова. Фото 15 нче мәктәптән.