«Февраль урталарына җырлар җыентыгының эш варианты төзеләчәк, соңыннан без аны һөнәри берләшмә вәкилләре катнашында фикер алышуга чыгарачакбыз. Җәйгә барлык фикер алышулар да тәмамланыр дип көтелә», - дигән ышаныч белдерде парламентарий. Элегрәк ул Мәгариф министрлыгының аның тәкъдимен хуплавы хакында хәбәр иткән иде.
Колунов билгеләп үткәнчә, мәктәптә музыка дәресләре программасына үзгәрешләр кертү өчен белгечләр төркеме оештырылган инде. Аның составына дәреслек методистлары һәм авторлары, шулай ук музыкант-практиклар һәм сәнгать өлкәсендәге башка кешеләр кергән.
Хәзер бу төркемдә катнашучылар I-VIII сыйныфлары өчен «вокал-хор әсәрләре җыентыгын формалаштыру» белән шөгыльләнергә тиеш.
Татар-информ.