Барлык яңалыклар
Мәғариф
14 февраль , 11:00

Бәләбәйдән Андрей Климин олиммпиадада тагын призлы урын яулады!

Башкорт  гимназия-интернатының унберенче сыйныф укучысы Андрей Климин белән таныштырган идек инде. Бу яшь вундеркинд астрономия һәм информатика буенча Бөтенрусия олимпиадасының республика этабында җиңү яулады.

Бәләбәйдән Андрей Климин олиммпиадада тагын призлы урын яулады!
Бәләбәйдән Андрей Климин олиммпиадада тагын призлы урын яулады!

Күптән түгел чираттагы олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды, һәм Андрей янә республикада иң сәләтле яшь кешеләрнең берсе булуы статусын раслады. Ул инде өченче ел рәттән өстенлеген исбатлап, физикадан призлы урын яулады.

Гимназистның остазы –  Зөлфия Җәүдәт кызы Талхина, ул һичшиксез  укучысының талантын үстерүгә зур өлеш керткән. Аның ярдәме һәм һөнәрилеге аркасында Андрей югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә.

Регина Иванова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: