Барлык яңалыклар
Мәғариф
17 февраль , 13:00

“Уңыш серләре”: Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар

Бәләбәй районында “Уңыш серләре-2025” муниципаль педагогик осталык конкурсы старт алды. Аның максаты –  талантлы укытучыларны ачыклау, яклау һәм дәртләндерү, шулай ук педагог һөнәренең абруен күтәрү.

“Уңыш серләре”: Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар
“Уңыш серләре”: Бәләбәй районында иң яхшы укытучыны сайлыйлар

Быел конкурста районның төрле белем бирү оешмаларыннан ун педагог катнаша: 1 нче гимназиядән, башкорт гимназия-интернатыннан, чуваш гимназиясеннән,  2,7, 15, 16 нчы санлы мәктәпләрдән, шулай ук Өсән-Ивановка һәм Знаменка авыллары мәктәпләреннән.

Педагогларга берничә сынау үтәсе була: “Дәрес”, “Методик семинрар”, “Осталык классы”. Һәр катнашучы жюри хөукеменә  үз һөнәри эшкәртмәләрен тәкъдим итә.

Конкурс март башында тәмамлана. Җиңүче Бәләбәй районы  исеменнән 2026 елда “Башкортстан Республикасының ел укытучысы” республика конкурсында катнашачак.

Фото Мәгариф идарәлегеннән.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: