Өстәмә белеү бирү педагогы Ангелина Денисова җитәкчелегендә яшь бәләбәйлеләр берничә проект күрсәткәннәр, һәм алар иң яхшылар дипломнары белән билгеләнгәннәр. Роман Смирнов “Автоматик корылышлы винтовка” проектын, Егор Мельников белән Андрей Болгов – “Пилотсыз җир өсте ярдәм системасы”, Рөстәм Гайнетдинов – “Автомобильләр җыйгыч”, Кирилл Федоров – “Принтер”, ә Егор Хайдуков “Экскаватор” проектларын яклаганнар. Соңгысы тамашачылар сөюе призын да яулаган.
Әлеге күргәзмәне оештыручылар балалар өчен төрле кызыклы осталык класслары оештырганнар. Башкортстан Республикасының өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары дискуссия мәйданчыгы барышында педагогик тәҗрибәләре, заманча эшкәртмәләре турында мәгълүматлары, методик эшләре белән уртаклашканнар.
– Республика күргәзмәсендә катнашу укучыларның белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәреп кенә калмады, хезмәттәшләр һәм фикердәшләр белән яңа бәйләнешләр булдыру мөмкинлеген дә бирде, – ди Ангелина Сергеевна.
Регина Фәизова әзерләде.
Фото А. Сергеевадан.