2025 елда яңа “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында республика мәктәпләренә “Хәвефсезлек нигезләре һәм Туган илне саклау” һәм “Хезмәт” ( технология) предметлары кабинетлары өчен яңа корылма кайта башлаячак. Шушы максатта 203,5 млн сум каралган, шуның 121,2 млн сумы – федераль акчалар. Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин 2025 елның 17 февралендаә ЦУРда атналык оператив киңәшмәдә шушы хакта хәбәр итте.
Проектны 2027 елга кадәр тормышка ашырырга исәпләнә. Яңа комплектларны республиканың 689 муниципаль һәм 22 дәүләт мәктәпләре, шул исәптән Бәләбәй районының 16 мәктәбе алачак.
– Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илдә – дүртенче, ә Волга буе федераль округында бренче урын биләде, – дип аңлатма бирде Илдар Мәүлетбирдин.
“Хәвефсезлек нигезләре һәм Туган илне саклау” фәне өчен корылма исемлегендә – 31 позиция, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү өчен тренажер-манекеннар, Калашников автоматы, Макаров пистолеты, кул гранаталары макетлары, шулай ук противогазлар, респираторлар.
Хезмәт кабинетларын яңа фрезерлау, лазер һәм агач эшкәртү станоклары, инструментлар һәм верстаклар, электр плиталары, тегү машиналары һәм башка кухня әйберләре белән комплектлаячаклар.
Моннан тыш, милли проект чикләрендә технология дәресләрен “Робототехника” модуле белән тулыландырачаклар һәм дәресләр үткәрү өчен пилотсыз очу аппаратлары җыелмалары, персональ компьютерда БПЛАда очу күнекмәләрен үзләштерү симуляторлары, цифрлы лабораторияләр, 3D-басма өчен принтерлар, интерактив корылма сатып алачаклар.
Башкортстан башлыгы үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә ОБЖ һәм хезмәт дәресләренең әһәмиятен билгеләде, бу фәннәр укытучылары белән очрашу оештырырга кушты.
Светлана Шириня әзерләде.