Барлык яңалыклар
Мәғариф
20 февраль , 13:00

Бәләбәй укучылары булдыра!

Башкортстан башкаласына төрле тарафлардан 65 команда, 300дән артык мәктәп укучысы,  Волга буе федераль окурыгының “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектауль олимпиадасына иң яхшылар исеме өчен көрәшергә җыелдылар.

Бәләбәй укучылары булдыра!
Бәләбәй укучылары булдыра!

Бу абруйлы ярышта катнашучылар арасында муниципаль ярышта җиңүчеләр – 8 нче мәктәп укучылары да бар. Ксения Маркова, Юлия Ларюхина, Марат Габдрахманов, Иван Гусаров, Илья Иванов һәм  Дамир Фәттахов тирән белемле булуларын һәм команданың көйле, бер дулкында эшләвен күрсәттеләр.

Җиңү өчен көрәш көчергәнешле һәм мавыктыргыч булды. Безнең укучылар эрудиция һәм тиз арада дөрес җаваплар таба белү җәһәтеннән көндәшләренә бирешмичә үзләрен чын беләмәннәр итеп күрсәттеләр.Нәтиҗәдә, ныкышмалы булулары һәм остазлары ярдәмендә, команда өченче урын яулады. Әйткәндәй, уен язмышын бер балл хәл итте. Командаларшулкадәр тигез барды, соңгы сорауга кадәр кемнең җиңәчәге аңлашылмады.

Бу уңыш – балаларның гына түгел, ә аларның остазы, математика һәм информатика укытучысы Эльвера Салават кызы Авзалованың да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аның һөнәрилеге, ярдәме һәм дәртләндерүе югары нәтиҗәгә ирешүдә төп рольне уйнады.

 – Олимпиада гади ярыш кына түгел, ә чын мәктәп тормышы, анда һәркем командада эшләргә, тиз һәм гадәти булмаганча уйларга өйрәнә, – дип тәэсоратларын уртаклашты Эльвера Салават кызы. – Мин укучыларым белән горурланам һәм алда тагын да зуррак җиңүләр көтәчәгенә ышанам.

Регина Иванова. Фотолар Э.Авзаловадан.

 

Бәләбәй укучылары булдыра!
Бәләбәй укучылары булдыра!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: