Барлык яңалыклар
Мәғариф
26 февраль , 10:10

Уңышлар телибез!

Кичә, ягъни 25 февральдә, "Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы - 2025" республика конкурсы башланды!

Уңышлар телибез!
Уңышлар телибез!

Бәләбәй районы намусын Бәләбәй шәһәре 15 нче урта  мәктәбенең башкорт  теле укытучысы, талантлы педагог Язгөл Әхмәтгали кызы Мөхәмәтова яклый.

Конкурсның тәүге этабы – "Укытучының һөнәри компетенциясен диагностикалау" үтте. Конкурс сынавы М. Акмулла исемендәге Башкорт  дәүләт педагогия университетында оештырылды. Укытучылар методика, грамматика буенча белемнәрен тикшерде.

Киләсе этап – "Дәрес". Ул бүген, 26 февральдән башланып, 1 мартка кадәр  дәвам итә.

"Башкортстан Республикасының ел укытучысы – 2025" конкурсында шулай ук 8 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Кристина Александровна Бикмәтова, чуваш гимназиясенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Полина Геннадьевна Кирилова катнашалар.

Укытучыларыбызга уңышлар телибез!

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: