Барлык яңалыклар
Мәғариф
28 февраль , 11:00

Башкортстанда 35 нче тапкыр "Ел укытучысы" конкурсы үткәрелә

Башкортстанның башкаласында 35 нче мәртәбә "Ел укытучысы" конкурсы үткәрелә. Укытучылар арасында оештырылган чираттагы һөнәри бәйге 25 февральдә башланды.

Башкортстанда 35 нче тапкыр "Ел укытучысы" конкурсы үткәрелә
Башкортстанда 35 нче тапкыр "Ел укытучысы" конкурсы үткәрелә

Республиканың Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, быел "Башкортстанның ел укытучысы" конкурсына 148 гариза килгән, шуларның 23е "Туган тел һәм әдәбият укытучысы" конкурсында катнаша. Укытучыларның нинди фәннән белем бирүе һәм хезмәт стажы мөһим  түгел.

Кичә катнашучылар ачык дәрестән башлап министр белән сөйләшүгә кадәр төрле конкурс сынауларында үзләрен күрсәтте.

Башкортстанның иң яхшы укытучысының исеме 14 мартта билгеле була.

Фото:Башкортстанның Мәгариф министрлыгы.

Автор:
Читайте нас: