Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.
Кеше үзен-үзе таныса, камил акылы шуннан беленер.
Әгәр берәүгә гыйлем өйрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең өйрәт.
Олылык акыл белән, әмма нәсел-нәсәп белән түгел.
Һәр нәрсәнең чиге бар, мәгәр акылның чиге юк.
Без белгәне − диңгездән бер тамчы. Бер тамчының меңдер хезмәте.
Һәр ни кылсаң - үзең күрерсең, һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың.
Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше – ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер.
Ачканнан соң янә ябарга һәм бикләргә читен булган ишекне ачма, кайтарып алырга читен булган укны атма.
Адәмнәрнең бигрәк тә икейөзлесе шул кешедер: үзе кылмаган изге эшләрне башкаларга боерыр һәм үзе тыелмаган гөнаһлардан башкаларны тыяр.
Бер кешегә изгелек кылсаң – яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит.
Каләм - сүзнең илчеседер.
Язу – кулның теледер.
Дәвамы бар