Барлык яңалыклар
Мәғариф
5 март , 11:00

Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте

Кичә, ягъни 4 нче мартта, Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә Туган тел көне кысаларында "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән..." республика конкурсының зона этабы үтте. Быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм юбиляр язучылар Марат Кәримов белән  Марат Кәбиров иҗатларына багышланды.

Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте

Халкыбызның “Туган тел” гимны белән башланып туган тел кичәсендә гимназия директоры Хабибрахманов Дамир Фәнис улы чарада катнашучыларны җылы сәламләде, конкурсантларга уңышлар юллады. Бәләбәй мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Дутова Лилия Муса кызы конкурсның Бәләбәй җирлегендә үткәрелүе безнең өчен зур мәртәбә дип билгеләде, бәйгедә катнашучыларга иҗади уңышлар теләде. Уфа фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының педагогия фәннәре кандидаты, доцент Мукимова Нәсимә Әнвәр кызы конкурсның максаты, бурычлары белән таныштырды, филиалның уку юнәлешләрен бәян итте. Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары (алар Марат ага Кәримов шигырьләрен яттан сөйләделәр) гимназиянең сәнгать бүлеге (җитәкчесе Тимерхан Әхмәтов)  әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.Төбәк язучысы, гимназиябезнең якын дусты шагыйрә Зәйфә Салихова үзенең матур шигырьләрен укып ишеттерде, укучыларга уңышлар теләп, жюри әгъзасы буларак,төп таләпләр белән таныштырды. Башкортстанның атказанган җырчысы Миңнегали Хөснетдиновның матур җырлары ямь өстенә ямь булды, бөтен зал аңа кушылып җырлап, күңел ачты.

Конкурсантлар арасында бигрәк тә Стәрлетамак филиалы студенты Алинә Каһарманова, Бишбүләк районы Усак-Кичү авыл мәктәбе укучысы, Бәләбәй татар гимназиясе укучылары (Мөхәмәтов Наил, Габдрафикова Илизә, Хөсәенова Зарина, Салихова Мәдинә, Шафиев Артур) чыгышлары уңышлы дип билгеләнде. Бу укучылар Стәрлетамак филиалында 27 мартта узачак республика этабында Марат Кабировның проза әсәрләреннән яттан өзек сөйләп, көч сынашачак, җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланачак. Конкурсантларга иҗади уңышлар, җиңүләр телибез!

Чараны оештыручыларга, килгән кунакларга, конкурсантларга зур рәхмәт!

Люзия Фәттахова,

Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Бәләбәйдә сәнгатьле уку конкурсы үтте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: