Барлык яңалыклар
Мәғариф
6 март , 15:00

Биш көнгә армиягә

Бәләбәй районының 100дән артык унынчы сыйныф укучысы биш көн буе мөмкин кадәр армиянекенә якын шартларда ныклыкка сынауларны уңышлы үттеләр.

Биш көнгә армиягә
Биш көнгә армиягә

Сборлар “Авангард” хәрби-патриотик тәрбия бирүнең уку-методик үзәгендә оештырылды. Бу махсуслаштырылган белем –тәрбия бирү комплексы “Патриот” паркы биләмәсендә, анда хәрби хезмәт нигезләрен практикада өйрәнергә шартлар тудырылган.

Бу вакыт эчендә егетләр хәрби устав белән таыштылар, тактик әзерлек буенча теоретик сорауларны өйрәнделәр, алынган белемнәрен практикада ныгыттылар.

Сборлар программасы бик күп мөһим аспектларны үз эченә алды. Барсы да планга һәм көн тәртибенә ярашлы узган.

Малайлар өйләренә әйләнеп кайттылар. Бүген алар дуслары, әти-әниләре белән алган тәэсоратларын уртаклашалар, нинди яңа нәрсәләр белүләрен сөйлиләр.

Наил Мөхәмәтов, татар гимназиясе:

– Программа бай һәм кызыклы булды, график тыгыз булганга көннәр озынрак тоелды.

Әлбәттә, парашюттан сикерү нык истә калды. Барыбер сикерә  алганыма күрә дулкынлануым канәгатьләнү тойгысына әверелде. Бездә Юрист позывнойлы СВОда катнашучы куратор булды. Бик кызыклы кеше, барыбыз белән дә уртак тел тапты.

Мин күп яңа дуслар да таптым, безнең взводта егетләр аралашучан, әйбәт булып чыктылар.

Сборлар тик уңай хис-тойгылар гына калдырды. Киләчәктә тагын кабатлыйсы иде.

Георгий Гогидзе, башкорт гимназия-интернаты:

  – Минем өчен  иң истә калганы хәрби коралдан ату булды. Парашюттан сикерү дә ошады.

Һәр егет һич югы бер атна булса да мондый шартларда яшәп карарга тиеш. Бу җитди һәи җаваплы булырга өйрәтә.

“Аванград”та сборларда катнашу барсына да файдага булды. Оештыручыларга мондый мөмкинлек өчен рәхмәтлемен. Бу –  тормышымда иң чагу вакыйгаларның берсе.

Регина Иванова.

Фотолар мәктәп укучылары архивыннан.

Биш көнгә армиягә
Биш көнгә армиягә
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: