Барлык яңалыклар
Мәғариф
6 март , 11:00

Программист булырга теләсәң. Башкортстанда «Школа 21» эшли башлый

Башкортстанда «Школа 21» IT-мәктәбе гаризалар кабул итә башлады.

Программист булырга теләсәң.  Башкортстанда «Школа 21» эшли башлый
Программист булырга теләсәң. Башкортстанда «Школа 21» эшли башлый

Уфадагы вузара кампуста «Школа 21» IT-мәктәбе эшли башлый. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, мәктәп директоры Александр Федяков һәм Саклык банкы вәкиле Азамат Салихов катнаштылар.

«Школа 21» – 5 000 м² мәйданда урнашкан заманча IT-үзәк. Биредә 408 эш урыны булдырылган, уку процессы тәүлек буе дәвам итәчәк.

Андрей Назаров IT-белемнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина һәм мәгариф өлкәләрендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Проект кысаларында мәктәп укучылары өчен «Школа 21. Дети» программасы да эшләячәк – аларга «акыллы йорт» системалары һәм программалаштыру нигезләре өйрәтеләчәк.

Катнашучылар 3 этаптан торган сайлап алу узачак, соңгысы – 26 көнлек интенсив «бассейн». Уңышлы үткән кандидатлар 1,5-3 еллык укуга кабул ителәчәк. Мәктәптә бэкенд, фронтенд, мобиль кушымталар, геймдев кебек юнәлешләр буенча белем алу мөмкинлеге бар.

Беренче «бассейн» 2 июньдә старт ала. Гаризалар 21-school.ru сайтында кабул ителә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: