Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең 9 а сыйныфы укучылары Салихова Мәдинә һәм Габдрафикова Илизә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан шәһәре Киров районының " 4 нче санлы гимназия- интернаты" тарафыннан оештырылган "Асылташ" төбәкара кызлар бәйгесендә катнашып, лауреат исеменә ия булдылар. Бәйге шартларына ярашлы, укучылар үзләренең уңышлары, яраткан шөгыльләре, кызыксынулары турында презентация ясап җибәрделәр, бирелгән темага татар телендә эссе яздылар.
Бәйгеге оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Киләсе бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!
Люзия Фәттахова, татар теле һәм әдәбият укытучысы.