8 нче мәктәпнең “Барлыкка китер һәм илһамландыр” иҗат лабораториясе” проекты иң лаек җиңүчеләрнең берсе булды, ул 2 842 077 сум күләмендә грант алды.
Бу амбициоз проект өч мөһим зонаны берләштерә: “Илһамлану мәле” фото-һәм видеокиңлеге, «Digital Art» графика остаханәсе һәм “Идеяләрнең чиге юк” брифинг-зонасы.
Иҗат лабораториясе – 8 нче мәктәпнең 1400 укучысы һәм ата-аналар өчен занятиеләргә урын гына түгел, ә чын тарту ноктасы. Монда осталык классларында, конкурсларда һәм социаль акцияләрдә катнашу, шулай ук тәҗрибәле спикерлар, җәмәгать оешмалары һәм экспертлар белән дә эшли алачаклар.
Приют поселогының 16 нчы санлы мәктәбе шулай ук җиңүче булды, ул “Утлы еллар хәтере” сәхнәләштерелгән хәрби-патриотик җыр фестивален оештыруга һәм уздыруга 844 мең 973 сум күләмендә грант алды. Уку йортында бу фестивальнең онытылмас вакыйга булачагына ышаналар, ул илебезнең героик батырлыгы турында хәтер тирәсенә укучыларны, педагогларны һәм поселокта яшәүчеләрне берләштерәчәк.
Регина Иванова әзерләде.