

Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең 9а сыйныфы укучысы Салихова Мәдинә (җитәкчесе Фаттахова Люзия Назир кызы) уңышлы катнашып, призер Дипломына лаек булды.
Мәдинә олимпиадага бик җитди әзерләнде, татар язучыларының тормыш һәм иҗатын өйрәнде, татар грамматикасы буенча белемнәрен тирәнәйтте, "Ватан сагында - татарлар" темасына проект эше әзерләде, Муса Җәлил шигырьләрен ятлады. Һәм менә уңыш елмайды – тырышлык бушка китмәде.
Быелгы олимпиаданың бер үзенчәлеге - укучылар элекке сыман билет сорауларына телдән җавап бирделәр. Мәдинә бу биремне дә уңышлы башкарып чыкты, каушамыйча, сорауларга төгәл һәм дөрес җавап бирде. Гомумән, татар халкының "Белемле кеше меңне егар, белемсез кеше берне егар" мәкаленең бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмавы көн кебек ачык.
Олимпиаданы ябу тантанасында укучыларны котлау матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Экранда бөек язучыларыбыз - татар милләтенең йөзек кашлары – К. Насыйри, Р. Фәхреддин, Г. Тукай, К. Тинчурин, Ф. Әмирхан, М. Җәлил, А. Алиш, җәлилчеләр, Г. Ибраһимов һ. б.ларның портретлары күрсәтелде. Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин олимпиадада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, татар теленең киләчәге өметле булуын билгеләде.
“Әгәр дә без ел саен шулай балаларны чакырабыз, җыелабыз икән, димәк, безнең телебезнең киләчәге бар дигән сүз. Бу – кемгәдер күрсәтү өчен үткәрелми, биредә балалар үзләренең белемнәрен, сыйфатларын күрсәтеп, аны исбатлый алалар. Бу – безнең өчен зур бәйрәм», – диде ул
Мондый мәртәбәле чараны оештыручыларга зур рәхмәт!
Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!
Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнашты.
Люзия Фаттахова,
Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы.