Мәғариф
25 Апреля 2025, 05:00

“Тукай моңнары-2025” конкурсы бизәкләре

24 апрельдә Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә "Тукай моңнары-2025" конкурсының муниципаль этабы үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Тукай моңнары-2025” конкурсы бизәкләре“Тукай моңнары-2025” конкурсы бизәкләре
“Тукай моңнары-2025” конкурсы бизәкләре

 Һәр елдагыча, матур итеп бизәлгән тамаша залы милли киемдәге катнашучылар тавышыннан гөр килеп торды. Гимназия директоры Дамир Хабибрахманов конкурсантларны ялкынлы сәламләп,уңышлар теләде.

 Алып баручылар Салихова Мәдинә һәм Мөхәмәтов Наил абруйлы жюри әгьзалары белән таныштырып үттеләр. Алар: РФ Язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, сатирик язучы, шагыйрь, Башкортстанның атказанган укытучысы, Бәләбәйнең шәрәфле гражданины, күп китаплар авторы Камил Фазлый; Бәләбәй Үзәк биләмәара китапханәчесе Рәсимә Сәлимова, татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Резеда Габдрахманова. Приют касабасының 5 нче, 16 нчы, Бәләбәйнең 15 нче, 8 нче, Мәтәүбаш  авыл мәктәпләреннән килгән укучылар аеруча тырышып, зур дулкынлану белән чыгыш ясадылар.

Жюри әгьзалары аеруча Бәләбәй татар гимназиясенең 3а (Джакупова Р. М.), 2а, 2б, 6а (Музипова Р. Р.), 1 (Ануфриева Р. Р.), 8а, 9а, 10 (Фаттахова Л. Н.), 4 (Гыйззәтуллина Р. М.) сыйныф укучыларының чыгышларын билгеләп үтте.

Югары сыйныф укучылары язучы Камил Фазлыйның  кулыннан  үз китабын  алу хокукына ия булдылар. Чара югары оешканлык белән үтте, бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Тукай - безнең күңелләрдә!
Тукай белән киләчәккә бергә атлыйк!
Тукай рухы мәңгелек!

Люзия Фаттахова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас