

Ярышның төбәк туры Бөре коррекцион интернат-мәктәбендә узды, коррекцион мәктәпләрдән - 22 укучы һәм ресурс мәктәпләрдән биш бала килде. Катнашучылар белемнәрен, спорт казанышларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сәләтле балаларны ачыклауга һәм яклауга юнәлтелгән конкурс өч этаптан торды: "Эрудит", "Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!" һәм "Культураңны уртаклаш".
Унбер яшьлек Элина мәктәп этабын уңдышлы үтте. Һәм төбәк этабында бөтен көндәшләреннән уздырды.
– Башта номинантларны бүләкләделәр. Ниһаять, үз фамилиямне ишеттем. Мин бик бәхетле булдым! Әти-әниемә, педагогларыма зур рәхмәт, – дип уртаклашты хис-тойгылары белән кыз.
Укучысы җиңүенә класс җитәкчесе Наталья Зиязова күп көч салган.
Светлана Прокофьева. Фото Белебәй коррекцион мәктәбеннән.